Тукай районы фермеры иң чыдамлы бәрәңге сортын әйтте
Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте.
«Үз тәҗрибәм белән уртаклашып, милләттәшләребезгә сокланып, алар өчен сөенеп, халкым белән горурланып кайттым», – диде Тукай районы фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Минталип Миңнеханов. Ул Казанда XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты.
«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында үткән чарага Россиянең 47 регионыннан һәм Татарстаннан 500дән артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Сәүдә-сәнәгать палатасы аларга тәҗрибә уртаклашу өчен 8 мәйданчык оештырды.
«Күп кенә эшмәкәрләр үз продукциясе белән килгән, бик матур, бай күргәзмә оештырылган иде. Мин «Авыл хуҗалыгы продуциясен саклау, эшкәртү һәм тутыру» секциясендә катнаштым.
Бәрәңгене саклау өчен беренче чиратта чыдамлы сортлар сайларга кирәклеген, безнең хуҗалыкта Гала сортына өстенлек бирүебезне әйттем. Саклау өчен заманча таләпләр буенча җиһазландырылган урыннар булдыру да мөһим.
Уңышны сатып алучыга җиткерү өчен сәүдә нокталары белән килешүләр төзибез. Эшмәкәрләр чөгендер белән кишерне сатуы авыр икәнен әйтте. Мин мәктәп, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учреждениеләрен шушы яшелчәләр белән тәэмин итү юлларын табарга киңәш иттем. Бәрәңгене нинди кирәк, шундый күләмдә капчыкларга тутырып бирүебез дә сатып алучы өчен уңайлы. Әйтик, 2 килограммлы фасовка да бар, 28 килограммлысы да.
Чыгышым тәмамланганнан соң да яныма килеп җентекләп кызыксынучылар булды. «Вегетация чорында нинди технология кулланасыз?» дигән сорауга «Минталиповский» дип җавап бирдем. Чөнки Россиядә фәнни институтлар никадәр күп булса да, аларның мәгълүматлары белән танышып барсам да, үз тәҗрибәбезне кулланып, үз системабызны булдырып, үз технологиябезгә таянып эшлибез. Әйтик, без кишерне басудан ук контейнерга салып алып кайтабыз, авырулардан эшкәртеп, аерым саклыйбыз. 0,5 тән 1 градуска кадәр җылы температурада, урын экономияләү максатыннан 4 яруска тезеп урнаштырабыз. Ул саклагычларны килеп күрергә дә теләк белдерделәр», – дип сөйләде Минталип Исмәгыйлевич.
Самара, Башкортостан, Чувашстан, Пенза, Ульян, Түбән Новгород өлкәләреннән килгән миллләттәшләребез аның күңелендә тирән хөрмәт уяткан. Алар Татарстаннан читтә яшәсәләр дә, гореф-гадәтләребезне, телебезне онытмаган. Шушы юнәлештә зур эш алып баралар – чит төбәкләрдә бер авылда 2-3әр мәчет бар, анда әхлак белән тәрбия дә беренче урында. Фермерлык эшен дә алып баралар, киләчәк буын турында да кайгырталар. “Татар кайда да югалып калмый”, – ди Минталип Миңнеханов.
Сәрия Гарипова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев