Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хокук сакчыларының машинасына ут төртүдә гаепләнүче ир-атны хөкем иттеләр

Аңа карата “Террорчылык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

Чаллы суды Тукай районы хокук сакчыларының машинасына ут төртүдә гаепләнүче ир-атны тикшерү изоляторына җибәрде. Ул анда 2 ай булачак.

Исегезгә төшерәбез, 5 октябрьдә, көндезге 3ләр тирәсендә әлеге ир-ат «Тукаевский» полиция бүлеге янында торган Fiat машинасына ут төртә. Тикшерүчеләр: «Бу гамәлен ул билгесез затлар белән алдан сөләшеп, хөкүмәт органнары эшчәнлегенә зыян салу максаты белән эшләгән булырга мөмкин», – дип фаразлый. Шул ук көнне аңа карата “Террорчылык акты” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Хокук сакчылары, ир-ат иректә калган очракта алга таба да җинаять кылырга, шаһитларга басым ясарга яки тикшерү эшенә комачауларга мөмкин дигән нигезләнүләргә таянып, судка мөрәҗәгать итәләр. Гаепләнүчене сак астына алуны сорыйлар.  Суд үз чиратында бу дәлилләрне урынлы дип таба. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев