Тукай районында фаҗига
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында фаҗига

Ремонт вакытында эшче гомере өзелде.

Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Фаҗига көндез Круглое Поле бистәсендә була. Күп фатирлы йортны капиталь төзекләндергән вакытта эшче түбәдән егылып төшә. Ир-ат урында ук җан бирә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Хезмәт саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше тикшерелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев