Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай премиясенә кандидатлар исемлегендә булу – үзе җиңү

30 еллык тарихы булган Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы быел республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кыла. Премиягә «Абага алмас ачы була» һәм «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакльләре тәкъдим ителде.

Минемчә, икесе дә лаеклы тамашалар, чөнки аларда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль. Театр коллективы тәкъдим иткән 
«Абага алмасы ачы була» спектаклендә (кандидатлар – режиссеры Фаил Ибраһимов, Насыйбулланы уйнаган актер Рафил Сәгъдуллин һәм авторы — драматург Равил Сабыр)  Бөек Ватан сугышы елларындагы халыкның авыр тормышы, гаделсезлек мәсьәләсе күтәрелгән. Артистларның һәрберсе үз ролен тамашачының күңелен айкарлык итеп уйный. Әлеге спектакльне тамашачылар елый-елый карыйлар. «Бу спектакльне республиканың мәртәбәле премиясенә тәкъдим итеп режиссер Фаил Ибраһимовка  хөрмәтебезне күрсәтәсебез килде. Чөнки ул театрыбызга нигез салучы, аңардан башка театр булмас иде», –  диде Рәсим Хафизов. 

Республиканың Татар яшьләре форумы «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектаклен «Яшьләр өчен актуаль проблемаларга һәм Россиянең заманча прозасына мөрәҗәгать итеп, республиканың милли театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен»  тәкъдим иткән. Кандидатлар – «Город Брежнев» романының авторы, танылган язучы Шамил Идиатуллин, театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, инсценировканы татарчага тәрҗемә иткән Гүзәл Әхмәтгәрәева, сценограф Ләйсән Хөсәинова, актерлар – Илфат Әскаров, Винер Фәйзуллин, Марсель Мөсәвиров.

Бу спектакль Россиянең заманча прозасына мөрәҗәгать итеп, 1990 елларда Чаллы яшьләренең тормышын һәм проблемаларын күрсәтеп, республиканың милли театр сәнгате үсешенә өлеш кертте. Ул –  яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле спектакль. Заманча куелуы да әһәмияткә ия. Режиссура ягыннан ул заманча. Геройлар саф татар телендә сөйләшә. Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскаров герое өйгә чит илнең кер юу машинасын алып кайта. Кызганыч, Шамил Идиятуллин романындагы 1990 елдагы вакыйгалар бүген дә актуальлеген югалтмый. Халык акчам әрәм булмасын дип, кибетләрдән көнкүреш техникасы ала. Спектакль ике тәнәфес белән дүрт сәгать барса да, бер сулышта карала. Артистлар уены, режиссерның заманча технологияләр куллануы, киемнәр, музыка барысы да романда күтәрелгән темаларга тәңгәл килә. Олег Кинҗәгулов бер әңгәмәсендә спектакльнең ни өчен 4 сәгать  баруын: «Тема күләмле. Текстлар шулкадәр мәгънәле. Этюдларның берсен дә төшереп калдырасым килмәде, чөнки аларның һәрберсе безгә кадерле», – дип аңлаткан иде. 

Ул үз эшендә сыйфатны төп шарт итеп куйды һәм «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле белән театрны югары планкага күтәрде. Аны караган тамашачылар да минем белән бер фикердә.    

Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән спектакльләрне шәһәр халкы бушлай карый ала. 1 апрельдә 14 сәгатьтә «Шәһәр. Нокта. Брежнев», 3 апрельдә 12 сәгатьтә «Абага алмасы ачы була» спектакльләре күрсәтеләчәк. Бу көнне әсәрләрнең авторлары, режиссерлар, артистлар белән сөйләшү, фикер алышу мөмкинлеге дә булачак.
«Театрдагы ике спектакльнең Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе номинатларының шорт-листына керүе үзе үк – Чаллы өчен зур вакыйга, ә безнең өчен җиңү», – диләр театрда. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев