Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында автомеханика техникумының филиалы ачыла

Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү өчен яңа уку йортын биредәге мәктәп бинасында урнаштыру планлаштырыла.

Тукай районының Борды авылында Кама дәүләт автомеханика техникумының филиалын ачарга ниятлиләр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Тукай районында Кама дәүләт автомеханика техникумының филиалын ачуны хуплады. Авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләү өчен яңа уку йортын мәктәп бинасында урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Район җитәкчесе Фаил Камаев Борды авылында һөнәри уку йорты — Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының филиалын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Министрлык вәкилләре мәктәп бинасында һөнәри уку йортының филиалын булдыруны хуплады», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Камаев сүзләренчә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча районда җитди эш алып барыла, һәм һөнәри уку йортының филиалын ачу — «көн таләбе».

Борды авылында бу мәсьәләгә кагылышлы күчмә утырыш булды, анда Тукай районы җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгы һәм техникум вәкилләре катнашты. Алар филиал урнашачак мәктәп бинасын ремонтлау һәм укуларны оештыру буенча фикер алышты.

Кама дәүләт автомеханика техникумының булачак филиалы өчен бина бушлай бирелә.

Фото: Яндекс.Карты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тукай районы