Тукай районында Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран яши
Аларның барысы да 10 мең сум күләмендә акча алачак.
Алар - Калмаш авылыннан Шәвхәт Әхмәтнәҗипов (1926 елгы), Бикләннән - Мөнирә Бәхтигәрәева (1924 елгы), Иске Абдул авылыннан - Рәфкать Нуриев (1925 елгы) белән Ефрем Алчинов (1927 елгы), Яңа Байлардан - Мәхмүтҗан Сабиров (1926 елгы) һәм Новотроицкое авылыннан - Фәйзелхак Миңнегалиев (1927 елгы). Моннан тыш Круглое Поле поселогында концлагерь тоткыны баласы Ольга Левицкая да (1943 елгы) гомер итә.
Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүне алачак - ул 10 мең сумны тәшкил итә. Әлеге түләү Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев