Тукай туган көнгә - “Татар-дозор”
Квест-уенда катнашучылар Тукайның шәхесенә һәм иҗатына багышланган биремнәрне үтәргә тиешләр
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, 10 апрельдә югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен “татар-дозор” дип исемләнгән квест-уен була. Анда катнашучылар Тукайның шәхесенә һәм иҗатына багышланган биремнәрне үтәргә тиешләр. Җиңүчеләрне 17 апрельдә Чаллы татар дәүләт драма театрында узачак “Мин татарча сөйләшәм” фестивалендә бүләклиләр.
Фото:oeru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев