Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукталышлар да яңартыла

ГЭС белән Яңа шәһәрне тоташтыручы яңа трамвай юлын 12 декабрьдә файдалануга тапшырырга җыеналар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев биредәге эшләрнең барышы, техник яңалыклар белән танышты. Беренчедән, бүгенге көндә тукталышлардагы павильоннарга мәгълүмати таблолар куела. "Уңайлы мохит" программасы буенча тагын 16 җайланма кайтарылды. Хәзер алар 34 булды. Әлеге табло вакытны, көнне,...

ГЭС белән Яңа шәһәрне тоташтыручы яңа трамвай юлын 12 декабрьдә файдалануга тапшырырга җыеналар. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев биредәге эшләрнең барышы, техник яңалыклар белән танышты.

Беренчедән, бүгенге көндә тукталышлардагы павильоннарга мәгълүмати таблолар куела. "Уңайлы мохит" программасы буенча тагын 16 җайланма кайтарылды. Хәзер алар 34 булды. Әлеге табло вакытны, көнне, урамдагы һава температурасын, маршрут номерын күрсәтә. Мәгълүматлар GPS системасы аша үзәк диспетчер станциясеннән килә. 29 ноябрьгә кадәр бу җайланмаларны павильоннарга урнаштыруны тәмамлап, электр үткәргечкә тоташтыру планлаштырыла.

Трамвай юлы буенда яңа тукталыш павильоннары да барлыкка килде. Кызганычка каршы, аларда җил-яңгырдан ышыклану мөмкин түгел иде. Наил Мәһдиев күчмә киңәшмәдә павильоннарны үзгәртеп, аларның ике ягын капларга кушты. Башкарма комитет житәкчесе урынбасары Илдар Әхмәтгәрәев әйтүенчә, тукталышларны реклама өчен файдалану максатыннан тулысынча капларга җыеналар.

Икенче яңалык - электр белән тәэмин итүче заманча подстанция. Ул ноябрь ахырына төзелеп бетәргә тиеш. Эшчеләр ике сменада хезмәт куялар. Әлеге подстанция автомат режимда эшләячәк. Мәгълүматлар система аша трамвай идарәсенең диспетчерлык пунктына җибәреләчәк. Чаллыда 10 подстанция бар, киләчәктә аларның барысын да автоматлаштыру күздә тотыла.

Елның төп проекты декабрь башында тәмамланырга тиеш. Яңа трамвай юлы Рәис Беляев урамыннан Яр Чаллы проспекты буенча "Педагогия институты" тукталышына кадәр барып, Яңа шәһәрне ГЭС белән тоташтырачак. Ике яклы 6,2 км юлны төзү республика бюджетына 530 млн сумга төшә. Рельслар салганда 6 сәүдә павильоны сүтелде, агачлар киселде. Яз, көз көннәрендә биредә агачлар утыртылды. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X