Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Тулпар”да – “Экобазар”

Көнбатыш илләренең санкциясе Татарстан, Чаллы халкын куркытмый. Республикада, шәһәрдә ярминкәләр гөрли, сәүдә үзәкләре ачыла. Узган ял көннәрендә "Тулпар"да "Экобазар" үзенең ишекләрен ачты. Сәүдә комплексының чираттагы линиясен ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә катнашты. "Экобазар"ның гомуми мәйданы 4200 кв. метр, аның 1500 кв. метры сәүдәгә бирелгән. 130 сәүдә...

Көнбатыш илләренең санкциясе Татарстан, Чаллы халкын куркытмый.

Республикада, шәһәрдә ярминкәләр гөрли, сәүдә үзәкләре ачыла. Узган ял көннәрендә "Тулпар"да "Экобазар" үзенең ишекләрен ачты. Сәүдә комплексының чираттагы линиясен ачу тантанасында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев тә катнашты.

"Экобазар"ның гомуми мәйданы 4200 кв. метр, аның 1500 кв. метры сәүдәгә бирелгән. 130 сәүдә урыны 8 ай эчендә яңартылды. Моның өчен 170 млн сум акча тотылган. Базарны төзекләндерү нәтиҗәсендә 250 өстәмә эш урыны булдырылган. "Экобазар" Европа форматында заманча җиһазландырылган. Заманча лаборатория дә бар. Азык-төлек һәр көнне экспертизага алына. Шунда ук даруханә, кафе эшли, түләүләрне башкару өчен терминаллар куелган.

Наил Мәһдиев базарны карап чыкканнан соң: "Биредә күргәннәребез - икътисадтагы кыенлыкларга үзенә күрә җавап. Россия һәм Татарстан үз халкын туендыра ала. Ит, сөт ризыкларының киң ассортименты булдырылган. Тора-бара без Европаны да азык-төлек белән тәэмин итәчәкбез", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X