“Туйганчы ипи ашарга хыялландык”
Кадрия апа кечкенәдән үз көнен үзе күрергә өйрәнеп үсә. Өченче сыйныфта укыганда кырда үлчәүче, дүртенче сыйныфта укыганда комбайнда салам салучы булып эшли.
“Туйганчы ипи ашарга хыялландык”
Быел халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 76 ел тула. Бу көн якынайган саен хәтирәләр яңара. Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән кетераннар һәм тыл хезмәтчәннәренең сафы елдан-ел сирәкләнә. Без шатлыклы да, күз яшьле дә булган иң кадерле бәйрәм - Бөек Җиңүнең 76 елы алдыннан газета укучыларыбызны, сугыш михнәтләрен үз җиләкләрендә күтәргән, тыныч тормышта илебез икътисадын үстерү өчен алны-ялны белмичә эшләгән шәһәрдәшебез, хезмәт ветераны, сәүдә системасы отличнигы, бик күп грамоталар иясе Кадрия Исламова белән таныштырырга булдык.
Аның белән очрашып сөйләшкәч, үзебез һәм бүгенге яшьләр өчен оят булып китте. Юк кына нәрсәдән дә проблема ясап, елыйбыз, зарланабыз, бәхетсезлектә-уңышсызлыкта кешеләрне гаеплибез... Тугызынчы дистәне вакласа да, Кадрия апа (аңа әби дип әйтергә телем бармый) зарланмый, гел хәрәкәттә. “Һәр көнне бер сәгать гимнастика ясыйм, 6 километр җәяү йөрим. Дөрес тукланырга тырышам”, - ди ул. Рябинушка бистәсендә үз йорты белән яши ул. Өендә бер тузан күрмәссең, бөтен җир чиста, пөхтә, тәрәзә төпләрендәге гөлләр чәчәк атып, помидор үсентеләре гөрләп үсеп утыра.
- Без Әгерҗе районының Акхуҗа авылында яши идек. Әти сугышка киткәндә миңа 2 яшь иде, - дип башлады ул балачак хәтирәләрен. – Әни бәрәңге шәңгәсе пешереп, әтине Әгерҗегә кадәр озатты. Әти киткәч ачлык-ялангачлык, мәшһәр башланды. Габденур абый да сугышка китте. Әни 4 бала белән ялгызы калды. Кычыткан, кыр кишере, он кушып, шуны пешереп, барлыкка килгән әче катнашманы, язын черек бәрәңге кәлҗемәсе ашадык. Ул бик тәмле булып истә калган. Әниебез Сабира бик уңган иде. Балаларын үстерү өчен барсын да эшләде. Умарта тотты. Бал белән күршеләрне, туганнарны сыйлый иде, бәгърем. Этебез балалагач, шуның 7 баласын бәрәңгегә алыштырып кайтуы әле дә күз алдымда. Апам Кәдиян белән төнлә аркаларына күтәреп салам, утын алып кайта иделәр.
1945 елның 9 маенда илебезгә Җиңү хәбәре килде. Халык шатлыктан елый, нишләргә белми. Бәйрәм хөрмәтенә әнигә тары ярмасы бирделәр. Ул казан тутырып ботка пешерде. Аны җитен мае белән туйганчы ашадык. Күршеләрне дә сыйладык. Сугыштан соң, әниебез үлеп китте. Әти үги әни алып кайтты. Безнең өчен тагын мәшһәр башланды. Гомеребез буена туйганчы ипи ашарга хыялландык. Үги әни көненә бер
кисәк ипи, бер тәлинкә аш ашата иде. Аннары ризыкларны бикләп куя башлады. Ул безне бер дә кызганып тормады, бар эшкә җикте.
... Кадрия кечкенәдән үз көнен үзе күрергә өйрәнеп үсә. Өченче сыйныфта укыганда кырда үлчәүче, дүртенче сыйныфта укыганда комбайнда салам салучы булып эшли. Моның өчен хезмәт хакы ала. Шул акчага бушлат тектереп кия. Гаиләдә төпчек бала булса да, аны кызганмыйлар. Үги анасы иртәнге 3тә уятып, сөт тапшырырга җибәрә. Аннары бакча утау һәм башка эшләр көтеп тора. 12 яшендә 12 шәр литрлы чиләкләр белән көянтәләп, 15 чакырым ераклыктагы Тирсә авылына бал күтәреп баруын әле дә исе китеп сөйли ул. Әтисе үсмер кызының бөкересе чыгар дип тә курыкмаган... Аллаһы Тәгалә баланы саклагандыр инде. Кечкенәдән үзлегеннән акробатика белән шөгыльләнүе дә чыныктыргандыр үзен. Аның сыгылмалы гәүдәсенә бүген дә сокланырлык.
7нче сыйныфтан соң кыз Ижауга китә. Абыйсы паспорт алырга булыша. Башта тимер юлда лом, кирка кебек кораллар белән эшли. Авыр хезмәт белән җыйган акчасына әтисенә өй төзергә дә булыша. Яз-җәен бакчасын казып, яшелчәләр, бәрәңге утырта, аннары утый. Кайткан саен сумка тутырып күчтәнәчләр белән сыйлый, тик туган йортыннан бер бәрәңге дә алып киткәне булмый аның.
Кияүгә чыккач, Пермь өлкәсенең Кибрата бистәсенә китәләр. Монда 8 ел сәүдә системасында, берничә эштә хезмәт куя. Балаларының берсенә – 6, икенчесенә 2 яшь булганда гаилә Чаллыга күчеп кайта.
“Кечкенәдән газеталар укырга яраттым. Чаллыда КАМАЗ төзелә дигән хәбәрне ишеткәч, башта иремне кайтарып җибәрдем. Аннары үзем кайттым. Тулай торак коменданты Шәмсенур апа белән танышкач, ул безгә аерым бүлмә бирде. Сидоровкадагы складка урнашып, 6 ай эшләгәч, фатир бирделәр. Өчәр җирдә эшләдем”, - ди ул.
Тормышы никадәр авыр булмасын, Кадрия асыл сыйфатларын югалтмый. Берүзе ике бала тәрбияләгән таныш хатынны Пермь өлкәсеннән Чаллыга кайтарта. Аны укыта, балаларын үстереп, кеше итәргә булыша. Болар өстенә аталары белән генә калган ике малайга тормыш сынауларын җиңеп, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итә. Үзе үги ана белән үскәнгә ятимнәрне, мохтаҗларны беркайчан да кыерсытмый ул. Фатирын Рябинушка бистәсендәге йортка алыштыргач, күршедә әбиләр яшәгән. Кадрия аларны мунча кертеп, пешергән ризыклары белән сыйлап гомер кичергән.
Игелекле, мәрхәмәтәле булуы өстенә акыллы киңәшләре белән күпләргә авыруларны, кыенлыкларны җиңәргә дә булыша ул. “Синең
киңәшең белән гаиләбез сакланды, сәламәтлегебез ныгыды. Яшә әле, Кадрия апа”,- дигән шалтыратулар аны яшәртә. “Кеше үзен яратырга, дөрес яшәргә тырышырга тиеш. Иң мөһиме: организмны чистартырга, хәрәкәтләнергә һәм кеше тормышына кысылмаска кирәк. Кешеләрнең ышанычын югалтмау да зарур. Шул чагында барысы да әйбәт була”, - ди Кадрия ханым.
Күңеле, кылган гамәлләре гел изгелектә булса да, Аллаһы Тәгалә аны шактый сыный. 32 яшендә фаҗигале төстә улы үлә, аннары йөрәк авыруыннан кызы да мәңгелеккә күзләрен йома. Бу хәсрәттән ике ел аңына килә алмый, чиргә сабыша ул. Кадрия ханым үзен кулга алып, чистарынып, үзенчә дәваланып, куркыныч чирне дә җиңә. Бүгенге көндә дусларына, туганнарына игелек орлыклары таратып, тормыштан ямь табып яши. “Кадрия апа белән телефоннан сөйләшү дә җанга рәхәтлек бирә. Аның белән аралашкач, үзеңне борчыган сорауларга җавап табасың һәм тынычланып, рәхәтләнеп каласың. Безгә Кадрия апа кебек сугыш чоры кешеләреннән үрнәк алып яшәргә кирәк”, - ди шәһәрдәшебез Фәния Мингалиева.
Кадрия Газиз кызы туганнарына, оныкларына кирәк булып, матур гомер кичерә. Оныкларының берсе - Мәскәүдә, берсе - Казанда, берсе Чаллыда яши. Алар әбиләрен яраталар, аның белән горурланалар. Шәһәрдәгеләре ял көннәрен әбиләре янында тәмле ризыклар ашап, эшкә өйрәнеп файдалы итеп үткәрәләр.
Кадрия апаның зиһене дә, хәтере дә сокланырлык. “Хәтер яхшы булсын дисәң - телефон, телевизор белән түгел, газета-журналлар, китаплар белән, ә сәламәт булыйм дисәң эштән, кешеләргә игелек кылудан курыкмаска кирәк”, - ди язмам герое.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев