Тузганак балы рецепты
Хезмәттәшебез Айзирә Имамова подписчикларыбызга тузганактан ни дә булса әзерләп җибәрегез, инстаграм йолдызы булырсыз дип мөрәҗәгать иткән иде. Беренче йолдыз – шәhәрдәшебез Гүзәл Мәрдәнова. Ул безгә тузганак балы тәкъдим итә. Аның рецепты буенча әзерләп карагыз әле, дуслар! Үзегезнеке белән дә бүлешегез!
0,5 кг сары тузганак чәчәгенә 2 литр су, 2 апельсин турап салабыз да кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 15 минут тотабыз да газны сүндерәбез. Бер тәүлек шулай тора.
.
Яңадан сөзәбез, калган түбен ныгытып сыгабыз. Барлыкка килгән сыеклыкка 1 литрга 800 грамм исәбеннән шикәр салабыз. Һәм шушы массаны кайнатырга куябыз. Капкачын япмыйбыз.
.
Башта ул бик болганчык була - курыкмагыз, кайный-кайный матурлана, үтә күренмәлегә әйләнә. 45 минуттан бер лимон турап салабыз да тагын 15 минут кайнатабыз. Һәм, әзер стериль банкаларга тутырып, капкачын ябып куябыз.
.
Лимон кисәкләрен жыеп та алырга була, әмма шәхсән миңа алар үзенә бер матурлык биреп тора кебек күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев