Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тяжело с татарским» антипремиясе ияләре кемнәр алар?

Быел антипремия Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсенә һәм Казансу елгасы яры территориясенә бирелде.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең Гала-концертында һәр елны «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла. Быел ул Татарстан Республикасы буенча кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәт идарәсенә һәм Казансу елгасы яры территориясенә бирелде. 

"Бу оешмалар безнең сорауларга русча җавап бирде. Быел «Тяжело с татарским» антипремиясе комиссиясендә җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр активистлары, журналистлар һәм тел белгечләре дә катнашкан. Алар төзегән антирейтинг нигезендә антипремиянең чираттагы ияләре игълан ителде", - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Шулай ук акцияне оештыручылар татар телен кулланган оешмаларга - "Пятёрочка" кибетләрнең сәүдә челтәренә һәм "Яз" торак комплексына Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Антипремиягә лаек дип табылган оешмаларны җәмәгать активистлары ачыклый. Бу юнәлештә һәркайсыгызны катнашырга чакырам. Икенче төрле әйткәндә, бу - республиканың ике дәүләт телен куллану турындагы кануннары үтәлешен тикшерү. Татар теленең киләчәге бар", - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Ленария Мөслим "Тяжело с татарским" антипремиясенең нәтиҗәсе булуын әйтте. "Мәсәлән, ике ел элек без, критерийларга туры килмәү сәбәпле, аны Казан мэриясенә тапшырган идек. Мэрия бу чараны безгә оештырырга ярдәм итә. Моның нәтиҗәсе булды - хәзерге вакытта мэриянең татарча аккаунты барлыкка килде, эш ике дәүләт телендә алып барыла", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев