Тычкан бизгәге нәрсә белән куркыныч?
Яз җитү белән күпләребез шәһәр ыгы-зыгысыннан ераграк – бакчаларга, авылга китәргә ашкына. Әмма табигатьнең матурлыгына хозурланганчы, бакча йортларында җыештыру эшләре башкарасы бар. Һәм иң мөһиме – бүлмәләрне зарарлы бөҗәкләргә һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртү. Чөнки тычкан бизгәге авыруын эләктерергә мөмкин.
Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата. Авыру җәнлекләр организмыннан вирус сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне – туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.
Инфекция нигездә һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми ашау сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.
Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була:
– температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә;
– буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана.
Вакытны озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томанлана, баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин...
Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара, баш мие шешә, кан сава.
Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен аны хастаханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр була һәм озакка сузыла.
Бу авыруны булдырмас өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– беренче тапкыр бакчага барганда, балаларны, йорт хайваннарын өйдә калдырырга кирәк;
– өйне юар алдыннан кулларыгызны яхшылап сабын белән юарга, перчатка белән битлек кияргә кирәк;
– бакча өен яхшы җилләтеп, аны өч проөентлы хлорамин белән юарга кирәк (бер чиләккә 300 грамм);
– бөтен савыт-сабаны, шул исәптә шкафта сакланганнарын да яңа гына кайнап чыккан су белән чайкатырга кирәк;
– җыештырганда үзегез белән алып килгән суны гына эчәргә кирәк;
– шәхси йортларда һәм бакчаларда кимерүчеләрне юкка чыгару өчен язын һәм көзен дератизация үткәрергә кирәк;
– кыш көне бакчада сакланган ашамлыкларны төреп ташларга кирәк. Эчә торган суны кимерүчеләр йөрми торган урыннарда гына сакларга мәҗбүри;
– бакчадан кайту белән сезнең тән температурасы күтәрелсә, хәлсезлек сизсәгез, косасы килсә, буыннарыгыз авыртса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев