Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тыела белмәсәң, түләрсең

РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә, транспорт полициясе хезмәткәрләренә урында ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.21нче («Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү») маддәсе буенча хокук бозуны теркәү вәкаләтен бирергә тәкъдим итә. Әлегә исә мондый хокукка бары баш транспорт идарәләре җитәкчеләре генә ия. Моннан тыш, әлеге төр...

РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Транспорт министрлыгы белән берлектә, транспорт полициясе хезмәткәрләренә урында ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.21нче («Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөрү») маддәсе буенча хокук бозуны теркәү вәкаләтен бирергә тәкъдим итә.

Әлегә исә мондый хокукка бары баш транспорт идарәләре җитәкчеләре генә ия. Моннан тыш, әлеге төр тәртип бозу өчен штраф күләмен дә арттыру ниятләнә. Гамәлдәге маддә буенча, җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен 500дән 1,5 мең сумга кадәр штраф каралган. Төзәтмәләр әлеге сумманы 5 мең сумга кадәр җиткерүне күздә тота. Норма барлык җәмәгать урыннарына кагылса да, үзгәрешләрне әзерләүчеләр төп игътибарны җәмәгать транспортына бирә. Тиешле үзгәрешләр 2015 елның I кварталында ук үз көченә керер дип ниятләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев