Тыл ветераны Рәшидә Мөбәрәкшина: «Чабатаның да яңасын кимәдем»
Иртәгә — 9 май көнне безнең илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә.
Шул уңайдан әлеге көнне якынайтуга зур өлеш керткән тыл ветераны, шәһәрдәшебез Рәшидә Габдрахман кызы Мөбәрәкшина белән күрешеп кайттык. Авыррак йөрсә дә, ул безне аягөсте каршы алды. Өстен-башын матур, пөхтә итеп киенгән, күкрәгенә медальләрен таккан. Шөкер, зиһене әле дә үткен — хәтирәләрен барлаганчы, безнең кайсы газетадан икәнлегебезне сорашты, үзен зурлап килүебезгә рәхмәтен әйтте.
«Дәү әниемнең күңеле тулды»
Без, журналистларга кадәр ике көн элек Рәшидә апа янына Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева да килгән булган. Ул аңа бәйрәм уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан, шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан котлаулар һәм бүләккә җылы юрган алып килгән. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның оныгы — Чаллы хакимиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәҗанова язып чыкты. «Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, дәү әниемне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Җылы сүзләрдән, күчтәнәчләрдән аның күңеле тулды, хәтта күзләренә яшьләр килде», — диде ул.
Без килгәч тә, Римма Равилевна үзенең балачагы үткән йортка чәчәк бәйләмнәре тотып керде. Ул Рәшидә апаның хәлен белеште, кунаклар янына чыгарга ярдәм итте.

«Сугыш башлангач, халык елашты»
Быел Рәшидә апа Мөбәрәкшинага 95 яшь тула. Ул — Сарман районының Мортыш-Тамак авылыннан. Биш балалы гаиләдә уртанчы кыз булып үсә. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була.
— Урак өсте, әниләр эшли, мин басуда әле 3 айлык кына кечкенә энемне карыйм. «Сугыш башланды!» диюгә, бар халык елашты. Әткәйне моңарчы да күрми идек, гел эштә булды — ат җигеп Чаллыга азык-төлек ташыды. Хәрби комиссариат чакыргач, башкалар белән җыеп алып та киттеләр. Ичмасам, сагынгач карарга бер карточкасы да калмады. Аннары бик авыр еллар башланды — ачлык, хәерчелек. Яңа чабата, ямаусыз күлмәк кигәнемне хәтерләмим дә. Колхозның басуда бәрәңгесе җыелмый калды, өшегәч, шуны җыеп ашый идек. Кычыткан күренүгә, аны җыйдык. Без ашамаган нинди үлән калды икән, белмим. Безнең дәвергә төшкән сынауларны санап бетерерлек түгел. Мәктәпкә укуга барырга кием юк, аякка чабатасы да юк. Әнкәй: «Укымассың инде», — диде. Бик яхшы укытучы Камал апа бар иде, ярый әле шул аны үгетләгән, мине өйгә килә-килә укытты, — дип искә ала шәһәрдәшебез.
Аңа нибары 7 сыйныфны укырга насыйп була. Чөнки колхоздагы, хуҗалыклардагы бөтен авыр эш хатын-кызларга, Рәшидә апа кебек әле балалыктан да чыгып бетмәгән үсмер кызлар иңнәренә төшә. 1949 елда ул «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
«Шахтада үлем турында уйлыйсың»
Шатлыклы хәбәр — сугыш тәмамлануы турында ишеткәч, бар халык урамга чыга. Тик авылларда тормыш тиз генә җайланмый әле. Яшьләрне «вербовка», ягъни эшкә чакыручылар аша илне күтәрергә җыялар. Рәшидә апа 18 яшендә Себергә — кирпеч заводына, аннары Кемерово өлкәсенә китеп, шахтага, күмер чыгару эшенә керә.
— Лифтка утырып төшеп китәсең җир астына, тирәнгә, үлем турында уйламый булмый. Кайчагында кеше башы зурлыгындагы гына тар урыннардан үрмәләп чыгарга туры килә иде, — дип искә ала ул.
Шунда ул булачак тормыш иптәше Сәхипне очрата, 1952 елны аңа кияүгә чыга, беренче кызлары Гөлия туа. 1957 елны гаилә Чаллыга, Элеватор тавына күченеп кайта, йорт салалар. Тормышларына ямь өстәп, тагын ике балалары — Фәния белән Иршат туа. Тик язмыш тагын сынаулар әзерләгән икән.
— Улыма 10 яшь булганда тормыш иптәшем бакыйлыкка күчте. Балаларымны ялгызыма үстерергә туры килде. Тешемне кысып булса да түздем, тик аларны укытырга тырыштым. Шөкер, барысы да — балаларым гына түгел, оныкларым да — акыллы, тырыш булдылар, — ди әңгәмәдәшем горурланып. Аның бүген 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар.
Вакытында үзенә мәктәптә тиешенчә укырга насыйп булмаса да, ул яңа һөнәр үзләштергән. Аннары лаеклы ялга чыкканчы 20 ел «Авыл хуҗалыгы техникасы» («Сельхозтехника») предприятиесендә кранчы булып эшли.
— Аллаһы Тәгалә югалтулар белән сынаса да, юмартлыгы, рәхимлеге белән дә сөендерә. Гел уйламаган җирдән я берәр нигъмәт, я берәр ярдәм бирә. Менә, Элеватор тавында яши башладык — якында гына, күрше урамда миңа дигән эш урыны әзерләп куйган диярсең, шул оешмага урнаштым. Мин пенсиягә чыгуга ул оешма таралды. Хикмәт дими, ни диярсең?
Алмагач бакчасы
Рәшидә апа бүгенге көндә улы Иршат, килене Илсөя тәрбиясендә яши. Улы әнисенең берничә ел элек урынга калуын сөйли — бер еллап аның аяклары йөрмәгән.
— Күпчелек ятып торса да, ул күңелен төшермәде, гел хәрәкәтләнергә тырышты, агачтан ясалган массажер белән аяк табаннарын яздырды. Әллә шул тырышлыгы ярдәм иттеме, әллә тагын берәр хикмәте булдымы — тик әни әкренләп йөри башлады. Бүгенге көндә ул махсус корылмага тотынып, шулай да, иң мөһиме — үзе атлый, теләсә, ишегалдына да чыгып утыра. Йорт салгач, алар әти белән алмагач бакчасы утырткан булган, бүгенге көндә шул агачларның берсе генә калды. Ишегалдына бетон җәйгәндә дә аны кисмәскә булдык — кәүсәсе тирәли туфрак калдырдык. Әни өйдән чыккач, шул алмагачка карап утырырга ярата, — дип сөйләде ул.
100 яшен тутырырга да күп калмаган шәһәрдәшебезнең яраткан тапшыруы — яңалыклар, яраткан җырчысы — якташы Илһам Шакиров, яраткан җиләге — кара карлыган, яраткан китабы — дини басмалар икән. Рәшидә апа үзлегеннән гарәп әлифбасын өйрәнгән, хәзер әнисе язып калдырган догаларны, шигырьләрне дә, бабасыннан ядькәр булып калган, кадерләп саклап килгән борынгы Корьәнне дә укый ала.
— Теләкләрегез кабул булсын дисәгез — Аллаһы Тәгаләдән сорагыз, дога укыгыз, намазга басыгыз, — дип киңәш итте ул безгә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев