Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тыңлаганда йөрәкләр өзелә» - Әнвәр Нургалиев әнисенә багышлап җыр иҗат иткән

Башкорстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев «Җылы сүзләр килә ишетәсе» җырын тәкъдим итте.

Күптән түгел җырчы якын кешесен югалтты. «Бу җырны әниемнең якты истәлегенә багышладык. Үзизоляция режимы булганга, җыр әлегә телефонның диктофонына гына яздырылган. Соңрак эшләп бетерербез. Дусларым, җырның авторлары Мурат Гайсинга, Айгөл Вәлиуллинага, Раил Өметбаевка зур рәхмәт!» — дип язган җырчы.

«Шундый сүзләр кирәк сөеп, юатырдай,

Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай.

Канат куеп иңгә, бирешмәскә җиргә

Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә.

Шундый сүзләр кирәк тәме бетми торган,

Шундый сүзләр кирәк җаннан китми торган.

Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк?

Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк!

Шундый сүзләр кирәк сагыш куа торган,

Аны ишетүгә кабат туа торган.

Яшеннәрне куып, кояш чыгарырдай,

Сабый бала сыман ихлас куанырдай», — дип җырлый Әнвәр Нургалиев.

Инстачылар җырны бик җылы кабул иткәннәр, җырчыга сабырлык теләгәннәр.

«Йөрәккә үтеп керә торган җыр», «Бик кирәкле сүзләр. Нык сабырлык сезгә», «Бирешмәгез! Бик мәгънәле җыр», «Елый-елый тыңладык, тыңлаганда йөрәкләр өзелә», «Нык булыгыз», «Без сезнең белән, сабырлыклар сезгә», «Шулай җырчы кешенең күңел яшьләре, күз яшьләре җыр-моңга әверелә. Рәхмәт матур җыр өчен», — дип яза алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев