Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тынычланырга иртә: узган атнада коронавирус белән авыраучылар саны - 3129 кеше

Шәһәр хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә башлыгы Илгизәр Бариев әйтүенчә, бер атна эчендә чирләүчеләр саны 1,5 мәртәбә артып, 3129га җиткән.

Бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән 2,9 %ка түбән булса да, тынычланырга ярамый әле. Республикада куар код режимы бүгеннән бетерелсә дә, битлек, социаль дистанция, ә мәгариф учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында «фильтр» режимы калачак. Температуасы булган балалар өйләренә кайтарып җибәрелә.    

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев чирләүчеләр күп, тынычланырга ярамый, сак булырга кирәк дип искәртте.  Чөнки тулаем коронавируска бәйле вәзгыять тотрыклы булса да, шифаханәләргә һәм хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Табиблар авыруларны өстәмә бүлмәләрдә дә кабул итәләр. Вакцина ясау дәвам итә. Аның беренче өлешен – 284 645, икенчесен 219 393 кеше алган. Теләгән кеше шифаханәләрдә, махсус пунктларда вакцинаны ясата ала. Вакцинаны табиб, шәфкать туташыннан торган махсус бригада хезмәт коллективларына барып та ясый. 

Бариев шәһәрдә предприятие һәм оешмаларны тикшерү дәвам итүен дә әйтте. Бу юлы «Агромастер», «Тмим» предприятиеләре, 105,  73нче балалар бакчалары һәм 83нче кадет мәктәбендә җиһазларның,     һаваның тулысынча зарасызландырылмавы, бактерицид лампларның эшләмәве ачыкланган. Санитар-эпидемилогик таләпләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы