Тынычланырга иртәрәк әле
COVID – 19 статусы алынса да, тынычланырга иртә, ди белгечлэр. Вирус безнең белән янәшә. Шунлыктан госпитальдә эпедимиягә каршы режим дәвам итә - битлексез йөрергә ярамый, авырулар янына керу чикләнгән, тән температурасы даими контрольдә тотыла.
22 мартта Сугыш ветераннары госпиталеннән COVID статусы алынды - хастаханә үз юнәлеше буенча эшли башлады.
Бер ел элек дөньяга коронавирус дигән авыру таралды. Аны дэвалау буенча Чаллыда да ашыгыч чаралар күрелде. Йогышлы авырулар хастаханәсендә урыннар җитми башлагач, икенче һәм бишенче хастаханәләрне һәм сугыш ветераннары госпитален ковид белән авыручыларны дәвалый торган учреждение итәргә карар кабул ителде. Госпиталь әлеге статуста 2020 елның маеннан алып 2021 елның 15 мартына кадәр эшләде. Бу вакыт эчендә биредә 1500 кеше коронавирустан дәваланып чыкты. Баш табиб Резидә Мавзютова әйтүенчә, аларның 96%ы тулысынча терелгән. Бу - Татарстан буенча иң югары күрсәткеч.
Коронавирус йоктырган кешеләр өчен 100гә якын урын билгеләнде. Аларга 50гә якын табиб һәм 150 урта медицина хезмәткәре чиратлашып, тәүлек буена хезмәт күрсәтте. “Махсус комбинезон, битлекләр киеп хезмәткәрләребез икешәр атна өйләренә кайтмыйча эшләделәр. Алар өчен шифаханәдә кунакханә ясадык, кайнар ризык белән тәэмин иттек, сәламәтлеклэрен дә даими контрольдә тоттык. Фидакарь хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә булды. Безгә кергән авыруларның 96%ы тулысынча терелеп, коллективыбызга ихлас рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр. Госпитальдән чыккан авырулар 2 атна өйләрендә хәл алганнан соң, бездә тернәкләндерү курслары үтте,” - ди Резидә Ришатовна.
15 мартта биредә дәваланучы барлык авырулар терелеп өйләренә кайтып китте, 7 кешене дәвалап бетерү өчен 2нче хастаханә һәм Тукай районы хастаханәсенә күчерделәр. Аннары атна буена стационарда зарарсызландыру чаралары үткәрелде. Палаталар, кабинетлар, җиһазлар, вентиляция системалары, урын-җир – барысы да санитар таләпләргә туры китереп җыештырылды. Шуннан соң Роспотребнадзор госпитальгә үз юнәлеше буенча эшләргә рөхсәт бирде.
Госпиталь стационарында инсульт, терәк-хәрәкәт органнарына операция кичергән авырулар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, 60 яшьтән өлкәнрәк шәһәрдәшләребез һәм Кама аръягы районнарында яшәүчеләр дәвалана. Коронавирус аркасында госпитальгә килергә чиратта торган кешеләрне чакырып алалар. Авырулар тиешенчә дәвалана алуларына бик шат.
Биредә сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, “кайнар нокталар”да хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләр дә сәламәтлекләрен ныгыта. Шулай ук “Деморгафия” милли проекты кысаларында 22 гератрия урыны да бар.
COVID – 19 статусы алынса да, тынычланырга иртә, ди белгечлэр. Вирус безнең белән янәшә. Шунлыктан госпитальдә эпедимиягә каршы режим дәвам итә - битлексез йөрергә ярамый, авырулар янына керу чикләнгән, тән температурасы даими контрольдә тотыла.
Элеге вируска каршы гомуми иммунитет булдыру зарур. Коронавирус кебек йогышлы авыруларга каршы торуда вакцинация әлегә дөньяда иң нәтиҗәле чара булып санала. Шунлыктан без, табиб-шәфкать туташлары беренчеләрдән булып вакцина ясаттык. Шәһәрдәшләребезне дә шуңа чакырабыз, – дип искәртә баш табиб Резидә Мавзютова.
Зөлфия ГАЛИМ
Гөлнар Әхмәтова, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе:
- Шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренең үз юнәлешләре буенча эшли башлавы уңай күренеш. Әмма тынычланырга иртәрәк әле, коронавирус төрләрен үзгәртә. Шуңа күрә табиб һәм шәфкать туташларыннан үрнәк алып, прививка ясатырга киңәш итәм. Үзем COVID-19дан беренчеләрдән булып вакцина ясаттым. Минем сәламәтлек саклау буенча база белемем, микробиология һәм эпидемиология турында күзаллауларым бар. Хәлем яхшы булды, тискәре нәтиҗәләр күзәтелмәде. РФ дәүләт хезмәтләре сайты аша вакцинация турында сертификат алдым, шуңа күрә үземне вакцинацияләнгән һәм сертификацияләнгән дип әйтә алам.
Гөлназ Рәшитова, сәүдә хезмәткәре:
- Бер караганда госпитальнең һәм 1/09 хастаханәсенең
гадәти режимга күчүе сөенеч инде. Коронавирустан тыш та күпме авыруларны дәваларга кирәк бит. Хроник авырулар интегә. Операцияләр кичектерелеп тора. Вакытында тиешенчә ярдәм ала алмагач өзлегеп китү очраклары да күп. Икенче яктан, COVID статусы алынды дип иркенгә чыгарга кирәкми. Әнә бит Европада нинди аяныч хәлләр күзәтелә. Аларда карантин режимын салдырырга ашыкмыйлар. Бездә фәкать авыруны югары тизлектә таралуын йөгәнли алдылар. Рәхмәт табибларга. Тик бу авыруны кичергән кеше буларак әйтәм – мин аны кабат йогуын теләмим. Һәм кешеләргә эндәшәм – берук сакланыйк, бер – беребезне саклыйк. Тиешле таләпләрне үтик. Юкса...
Айгөл Гатауллина, укытучы:
- Мин үзем коронавирусны җиңелчә генә кичердем. Шулай булса да, аның тәэсире әле һаман да бетмәде. Авыруыма 3 ай узса да, ис һәм тәмне тиешенчә сизмим. Көннәр җылыта башлауга күпләр чишенә башлады. Вируслар яз, көз кешеләрне сагалап кына йөри. Шуңа күрә профилактика чараларын үтәргә кирәк: кеше күп йөри торган урыннарда битлек, пирчәткә кию зыян булмас. Ямьле яз, җәй көннәрен күңелле үткәрәсегез килсә, табибларның киңәшен тыңларга кирәк. Коронавирус безгә сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен бик яхшы аңлатты. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә битараф булмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев