Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тынычлык проспектында 3 машина бәрелеште

2 егетне хастаханәгә озаттылар.

«Peugeot 308» һәм «Ваз 2114» машиналары бер-бер артлы Тынычлык проспектыннан Автозавод проспектына таба хәрәкәт итәләр. Тизлекләре зур була, күрәсең. Тукталышта туктаган «Škoda Octavia» автомобилен сизмиләр – өстенә килеп менәләр. «Škoda» хуҗасы бу вакытта машина салоныннан чыккан була. «Peugeot 308» һәм «Ваз 2114» машиналарын йөртүче 21 һәм 19 яшьлек егетләр хастаханәгә озатыла. Бәхеткә аларга җитди зыян күрми. Өйләренә кайтып китәләр. Чаллы Дәүләт автоинспекциясе тикшерү үткәрә. 

Фото Чаллы Дәүләт автоинспекциясеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев