Уеннан уймак судка барып җитте
«Судка бирергә уйламаган идек, тик...»
Мәктәптә уеннан гына килеп чыккан хәл аркасында 15 яшьлек шәһәрдәшебез 9 сыйныфны өйдә генә укып бетерергә мәҗбүр булган. Гәрчә, җаваплы ел – имтиханнар, соңгы звонок, чыгарылыш кичәсе…
2024 елның декабрендә көндез Чаллы мәктәпләренең берсендә бер бала икенче укучыга аяк чала. Нәтиҗәдә, балигъ булмаган бала җитди тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүче Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана. Имгәнүләр баланың физик активлыгын чикли. Әлеге хәл сыйныфташлары алдында булганлыктан, бала моны эмоциональ яктан да авыр кабул итә. Гаилә судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Зыян күргән малайның әнисе дә бу хәлне авыр кичерә: әле дә вакыйгаларны искә төшергәндә күңеле тетрәнә, фикерләре чуала. Без әлеге ана белән элемтәгә кердек. Ул баласының һәм гаиләнең шул вакытта ниләр кичергәнен сөйләде. Исемнәрен күрсәтмәвебезне сорады.
«Малаемның тәнәфес вакытында эскәмиядә телефонда уйнап утырган чагы була. Бер укучы килеп, шаяртып, башына җиңелчә чиртә – улым моңа игътибар итми. Аннары икенчесе килеп катырак чиртә – монысы инде җавапсыз калмый: «Ник алай иттең?» – дип торып баса. Шул арада теге малай аңа аяк чала. Улым егылмас өчен аның киеменә тотына, ә икенчесе төртеп җибәрә. Балам җайсыз итеп егыла, нәтиҗәдә аның бот сөяге муентыгы урыныннан күчеп сына (перелом шейки бедра со смещением). Зыян китергән малай дзюдо белән шөгыльләнә, шуңа моны спорттагы алым кебек кабул иттеләр.
Улым егылган, үзе тора алмаган. Гаепле малай берни булмагандай аны шушы хәлдә ташлап киткән. Ярый әле бер укытучы һәм сыйныфташы йөгереп килеп ярдәм иткән. Аннары ашыгыч ярдәм чакыртканнар, мин дә килеп җиттем. Улымны носилкага сала алмыйча интектеләр, ул бик нык авыртулар кичерде. Аны басу өчен укол ясарга туры килде. Хәле авыр иде, шуңа ашыгыч рәвештә Казанга алып киттеләр.
Гипс кую да, авыртуны баса торган уколлар ясавы да авырлыклар тудырды, чөнки аягы үзеннән-үзе катып кала иде. Бик күп йокысыз төннәр кичердек. Элек спорт белән шөгыльләнгән, тәмле ашарга яраткан улым авыртудан ризык каба алмый, тора алмый ятты. 24 декабрьдә операция ясадылар, 28 декабрьдә өйгә кайтарып җибәрделәр. Бик озак тернәкләнде: йөри дә, утыра да алмады.
Без ике айга якын ирем белән көн саен чиратлап төш вакытында эштән сорап өйгә кайтып, улыбызны карадык. Әле кулына да зыян килде. Аңа катетер куйганнар иде, ул селкенеп ниндидер нерв җепселенә тиде. Шуның аркасында улым хәтта буш стакан да күтәрә алмады. Неврологка йөрдек. Хәзер кулы 90 процентка гына эшли, неврологта исәптә торабыз.
Бу михнәтләр барысы да шул аяк чалу аркасында бит. Улым мәктәпне дә өйдә укып тәмамлады: «Соңгы кыңгырау» чарасында утырып кына торды, чыгарылыш кичәсенә бармады. Өстәвенә хәзер аңа велосипедта йөрү дә, чаңгыда шуу да тыела. «Киләчәктә тагын операция кирәк булырга да мөмкин», – дип кисәттеләр. Ә теге малай хәзер 10 нчы сыйныфта укый, кичәләргә дә йөри, ялга да барды.
Без судка бирергә уйламаган идек, тик башкача булдыра алмадык. Әлеге гаиләгә тернәкләнүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Алар февраль аена кадәр өлешләп 22 мең сум бирделәр. Без апрельдә һәм июльдә дә травматологларга йөрдек. Алар безнең хәлне дә белмәделәр — югыйсә күрше подъездда гына яшиләр. Улыма зыян китергән малай Казаннан кайткач кына бер кереп чыкты. Без хастаханә юлын таптаганда ул гаилә җәен ялга китте. Аннары уллары: «Кыйммәтле компьютер алдык», – дип тә сөйләп йөргән. Аның яхшы телефоны һәм электросамокаты барын да ишеттем.
Матди хәлләре шулай яхшы булгач, булышырлар дип уйладым. Әмма алар баш тартты. Гаепле малайның әнисе урынында булсам, мин аның телефонын һәм электросамокатын сатар идем дә түләр идем. Алар биргән 22 мең сум нәрсәгә җитә инде!? Шулай да мин судка акча эзләп бирмәдем – зыян салучылар җаваплылык хисен тойсыннар өчен бу адымга бардым. 15 яшьтә аяк чалу җитди проблемаларга китерергә мөмкин – укучылар шуны аңласын иде. Безне яманлап чыгучылар да булды: янәсе, бу эшне акча эшләү өчен оештырганбыз, әмма бу алай түгел. Башына төшкән кеше үзе генә белә. Башкаларга безнең хәлдә калырга язмасын».
Суд балигъ булмаган зыян күрүче өчен 250 мең сум күләмендә мораль зыян компенсациясе түләргә дигән карар чыгарды. Әлегә ул законлы көченә кермәде», – дип сүзен тәмамлады әни кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев