Уфада Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе Фәрит Габитов вафат
Фәрит Габитов Башкортстанда республика кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде
Уфада озак авырудан соң Башкортстан кинематографистлар берлеге рәисе, Россия Кинематографистлар берлеге әгъзасы, танылган җәмәгать эшлеклесе Фәрит Габитов вафат булды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Фәрит Габитовка 83 яшь булган.
«Фәрит ГабитовБашкортстан республикасы кино музее булдыру, тарихи хәтерне саклау һәм тормышларын кинематографка багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнде. Мәдәният һәм халыкка кино хезмәте күрсәтү өлкәсендәге казанышлары өчен аңа „Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелде, ике СССР медале, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы, „Россиянең Мактаулы кинематографисты“ күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Салават Юлаев ордены кавалеры», диелгән «Башинформ» хәбәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев