Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украинада һәлак булган Түбән Кама егете белән хушлашу вакыты кичектерелә

Хушлашу вакыты кичектерелү, мәетне алып кайтучы бортның очып китә алмавы белән бәйле.

Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин белән хушлашу чарасы бүген, 2 мартта, була. Әмма Җиңү монументы мәйданында хушлашу митингы 10.00 сәгатьтән төшке аштан соңгы вакытка кичектерелде. Ул 26 февральдә Украинада махсус операция вакытында һәлак булды.

«Җирләү вакыты кичектерелү, мәетне алып кайтучы бортның очып китә алмавы белән бәйле. Хәзер ул кузгалган инде. Мәрхүм белән хушлашу 14.30 сәгатьтә башлана», — диләр Түбән Кама районы администрациясендә.

Солдатны мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләячәкләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илнур Сибгатуллинның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдергән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X