Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украинадагы хәрби хәрәкәттә Актаныш егете һәлак булган

Узган ел аның бертуган абыйсы вафат булган. Район хакимияте каһарман егетнең якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклаша. 

Актаныш районы егете Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган. Мосолов Сергей Александрович 1989 елның 21 февралендә Мари Суыксу авылында дөньяга килгән. Ул Александр абый белән Алфира апаның 4нче баласы, төпчек уллары иде. 1996 елда 1 сыйныфка укырга керә. Уку дәверендә физика, математика, мари теле буенча олимпиадаларда катнашып алдынгы урыннар яулый. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлый. Шул ук елны Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга бетереп, 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли башлый. 

2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиясендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. 

Узган ел аның бертуган абыйсы вафат булган.
Район хакимияте каһарман егетнең якыннарының, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклаша. 

Сергей Александрович белән хушлашу, шушы көннәрдә, Суыксу җирлегендә узачак. Мәрхүмнең якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев