Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Украинадагы хәрби операциядә вафат булган Чаллы егете исеме мәңгеләштерелде

Хезмәттәшләре сүзләренә караганда 34 яшьлек Рәмис Заһртдинов иң авыр чакларда да хәрби бәрелеш кырын калдырмаган.

Бүген Чаллының 54нче гимназиясендә Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган элеккеге укучылары Рәмис Заһртдинов истәлегенә мемориаль такта куйдылар. Шәһәрдәшебезне искә алу чарасына  аның якыннары, укытучылары, сыйныфташлары, җитәкчеләр һәм депутатлар килде. Алар ахырга кадәр үзенең хәрби бурычына тугры калып, ватандашларының тыныч киләчәге өчен гомерен кызганмаган шәһәрдәшебез белән чиксез горурлануларын белдерделәр. 

Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов сүзләренә караганда, Рәмис үсеп килүче яшь буынга батырлык үрнәге булып тора. “Без чын Ватан сакчысы тәрбияләп үстергән ата-ана каршында түбәнчелек белән башыбызны иябез. Улыгызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Чиксез рәхмәт сезгә”, - диде җитәкче үз чыгышында. 

Әлеге сүзләргә мәктәп җитәкчелеге дә кушылды. “Укучыларыбыз өчен Рәмис зур бер ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Аның мисалында әле бик күп балалар тәрбияләнеп үсәр”, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты гимназия директоры Рамил Исаев.

Чарада катнашучылар Рәмиснең тормыш юлын да хәтерләрендә яңарттылар. Мәгълүм булганча, егет 2005 елда гимназияне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга керә. Аннары Советлар Союзы Маршалы К.К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомум хәрби команда училищесына күчерелә. Офицер дәрәҗәсенә ирешә. Алтай краенда 3 нче мотоукчылар батальоны командиры булып хезмәт итә. Хәрби операция башлангач үз теләге белән ил сагына китә. 

Хезмәттәшләре сүзләренә караганда ул иң авыр чакларда да бәрелеш кырын калдырмый. Каты яралануы нәтиҗәсендә 3 тапкыр эвакуацияләнергә тәкъдим итсәләр дә  артка чигенми.  Тик ни кызганыч, 8 майда аның гомере өзелә. 

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен, Рамис Заһртдинов вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. 15 майда ул Чаллының Яшьләр зиратында җирләнә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт