Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укучыбыз Алия Гильмухановадан “мич коймагы” рецепты

Балачакта әби пешергән кебек була

Кирәк була: 2 йомырка, 200 г сөт, 800 г су, свежий чупрә (1бармак тирәсе), 3 кашык майонез, сыек май, чама бн тоз, шикәр.

Куе камыр булганчы чама бн он салып болгатабыз, җылы урынга куябыз. 0.5-1 сәгать тирәсе тотабыз.

Аннан камыр кабаргач пешерә башлыйбыз. Башта плитәнең өске өлешендә астын пешереп алабыз да, аннан духовкада өстен пешереп бетерәбез .

“Бу рецептны моннан 6-7 еллар элек, классташым Гөлчәчәк биргән иде, шуннан бирле яратып пешерәм. Берәр жиргә барсам, гел шул коймакны пешереп алып килергә сорыйлар. Без кечкенә вакытта әбием, ул вакытта мичтә, шулай тәмле итеп пешерә иде. Бу коймак та шул балачак тәмен, әбиле вакытны искә төшерә”, - ди рецепт белән бүлешкән Алия Гильмуханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм ураза гаете рецептлар