Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Укучылар укытучыдан куркырга тиеш»

Яңа закон проекты турында шәһәрдәшләр нинди фикердә?

Сер түгел, соңгы елларда укытучыларның дәрәҗәсе кимеде. Бу һөнәр ияләре Чаллыда һәр мәктәпкә диярлек җитми. Мәктәптән киткән укытучылар белән сөйләшкәнем бар, аларның күбесе яраткан эшеннән ата-аналарга, балаларның тәртипсезлегенә түзә алмый китә. «Ата-аналар балаларының мөмкинлекләрен белмичә, бездән яхшы билгеләр көтәләр, даулап, куркытып «5»ле таләп итәләр. Балаларын гына тыңлыйлар. Тиешле кануннар булмаганлыктан, мәктәп директорлары да еш кына аларны хуплый», – дигән иде миңа бер ханым. 
Бу хәлләр җитәкчеләрне, депутатларны да борчый. Шунлыктан РФ Дәүләт Думасының бер төркем депутатлары укытучыларны мыскыл иткән өчен штраф кертү турындагы закон проектын Думага тәкъдим итмәкчеләр. Бу инициатива буенча комитет утырышында Сергей Миронов, Яна Лантратова һәм Александр Терентьев чыгыш ясады. Миронов әйтүенчә, хәзер, кагыйдә буларак, закон укучылар һәм ата-аналар ягында, ә укытучы үз проблемалары белән ялгыз кала. Закон проекты педагогны ачыктан-ачык мыскыл иткән гражданнардан 30 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан 200 мең сумга кадәр, юридик затлардан 700 мең сумга кадәр штраф түләтүне күздә тота. 
Әлеге канун проектын РФ Мәгариф министрлыгы хуплаган. Аны Хөкүмәткә һәм Россия Югары судына җибәргәннәр. 

Шәһәрдәшләребезгә: «Сез бу канун проектына карата нинди фикердә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. 

Алия Корбанова, 52нче мәктәп укытучысы:

– Сер түгел, еш кына укытучыларга ямьсез сүзләр әйткән, мыскыл иткән очракларны да күрергә мөмкин. Бу канун гамәлгә керсә, бик яхшы булыр, безнең һөнәребезгә хөрмәт артыр иде дип уйлыйм. Гомумән, беркемне дә рәнҗетергә, ямьсез сүзләр әйтергә ярамый. Кеше тормышында зур роль уйнаучы мөгаллимнәрне мыскыллау бөтенләй дөрес түгел. Бу канун гамәлгә керсә дә, укытучыларга мыскыллау очракларын дәлилләү бик авыр булыр дип саныйм.

Илдус Вәлиев, 77нче гимназия укучысының әтисе: 

–  Мин эксперт түгел. Шулай да бу канунны кирәк дип саныйм. Укытучыларны коралсыз калдырдылар бит. Алар берничек тә укучыларга тәэсир итә алмыйлар. Куллары бәйләнгән. Укучыны дәрестән, мәктәптән куып чыгарырга, сүз әйтергә, кул күтәрергә ярамый. Укучы хулиган, үзен теләсә ничек тота икән, укытучы дәрестә берни эшли алмый. Мин яңа канун яклы. Штрафның күпме булачагын әйтә алмыйм, әмма укытучының тәртипсез укучыны һичьюгы дәрестән куып чыгарырга хокукы булырга, без үскәндәге кебек укучы укытучыдан куркырга тиеш. Әгәр укучы укытучыдан курыкмый икән, ул дәрестә үзен теләсә ничек тота ала. Башкаларга комачаулый... Бу алай булырга тиеш түгел. 

Лилия, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат укучысы:

– Бу канунны хәлгә карап кулланырга була. Безнең сыйныфыбызда укытучыларны мыскыл итүчеләр юк. Кайбер укытучылар үзләрен дөрес тотмаска, теләсә нәрсә әйтеп баланы түбәнсетергә, кул күтәрергә мөмкиннәр. Ә укытучыларны мыскыл итүнең интернетта тарала торган очраклары, Аллаһка шөкер, минем тормышымда булмады. Штраф белән мин килешмим. Ул бит ата-аналарның кесәсенә, гаилә бюджетына суга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бала ана капиталы