Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучы бәхете

Укытучы хезмәте - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Шәхес тәрбияләүче, белем иленә үзенең беренче адымнарын ясаучы укучыга юл күрсәтүче, гыйлем бирүче ул. Укытучы - юк кына "ташбаш малай"ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез "сәләтсездән" дә, булдыксыз "юньсездән" дә җан җылысын жәлләмичә, һәрберсен тигез күреп, шәхес итеп танучы изге җан. Сүзем...

Укытучы хезмәте - иң игелекле һөнәрләрнең берсе. Шәхес тәрбияләүче, белем иленә үзенең беренче адымнарын ясаучы укучыга юл күрсәтүче, гыйлем бирүче ул. Укытучы - юк кына "ташбаш малай"ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез "сәләтсездән" дә, булдыксыз "юньсездән" дә җан җылысын жәлләмичә, һәрберсен тигез күреп, шәхес итеп танучы изге җан. Сүзем әнә шундый затларның берсе, үзенең эшкә карашы, шулай ук иҗаты белән хезмәттәшләрендә соклану һәм хөрмәт уяткан Лилия Сәүбән кызы Миннегалиева турында.

Яр Чаллы шәһәренең 27нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы ул, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, шәһәр мәгариф идарәсенең, күптөрле балалар иҗат йортларының рәхмәт хатлары, дипломнары, сертификатлары иясе. "Мин - укытучы! Уку-укыту эшчәнлегемнең төп юнәлеше - татар милләтеннән булган балаларга үз ана телебезне, әдәбиятыбызны өйрәтү. Бурычым - гыйлемле, телен-илен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү", - ди хезмәттәшем.

Лилия Сәүбәновна Татарстанның Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылында моннан 35 ел элек гади эшче гаиләсендә дүртенче бала, төпчек кыз булып дөньяга килә. Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алып, дипломлы белгеч булгач, 2001 елда шәһәребезнең 27нче мәктәбенә эшкә килеп урнаша. Бүген дә шушы мәктәптә эшли - 1-2нче, 8-11нче сыйныф укучыларына белем бирә.

Ә укытучы булу теләге - Лилиянең балачак хыялы. "Өйдә булган барлык курчакларны "укучылар" итеп тезеп утыртып, "дәрес" үткәрә идем. Әле ничек кенә: үземчә әзерләнәм, планнар язам. Укучыларны өйрәтәм, ачуланам, мактыйм", - дип, балачак хатирәләрен яңартып ала ул.

Зур хөрмәт белән, 5-11нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укыткан, сыйныф җитәкчесе булган Рәим Гобәевич Гобәевне үзенең остазы буларак искә ала укытучы. Ул - бик белемле, зыялы булуы, сүзгә тапкыр һәм осталыгы, иҗади сәләте белән кечкенә Лилиядә үз фәненә ихтирам уяткан кеше.

Лилия Сәүбәновна үз эшенә бик таләпчән: һәр дәресенә балаларга төпле белем бирерлек итеп, җентекләп әзерләнә. Укучыларына да бик таләпчән ул. Укытучының чиста, зәвык белән заманча җиһазландырылган кабинеты үзенә тартып тора. Тәрәзә төпләрендә - яран гөлләре. Авылым бизәкләре, ди аларны Лилия ханым.

Кеше җиргә үз бәхете белән туа, диләр. Лилия Сәүбән кызының бәхете - балачак хыялын чынга ашырып, укытучы булып эшләвендә, яраткан хезмәтеннән тәм табуында. Үз һөнәренә мөкиббән киткән укытучы ул. Туган теленең бөтен нечкәлекләрен, тәмен тоеп, укучыларына татар әдәбиятының матур үрнәкләрен җиткерә, яраттыра, аларның уңышларына әти-әниләр белән бергәләп сөенә белә.

Дөрес, укытучы һөнәре ул сөенечләрдән генә тормый, шуңа да карамастан, һәрбер кечкенә баланың сине авызын ачып тыңлавы, аңлавы, син көткән нәтиҗәләргә ирешә алуы, укытучы күңелендә киләчәккә омтылыш, укучылары белән горурлану хисе уята. Шушы яхшы кичерешләр Лилия ханымга укытучы хезмәтенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен читкә куеп, иҗат итү мөмкинлеге дә бирә.

Лилия Сәүбән кызы шигърияткә гашыйк, үзе дә кечкенәдән үк шигырьләр яза. "Бишенче сыйныфта укытучым Рәим абый биргән өй эше итеп язган иң беренче шигырем "Акбай" исемле иде. Әнинең бөтен оныкларының теле шушы шигырьне сөйләп ачылды", - дип искә ала Лилия ханым. Шигырьләрендә фәлсәфи кичерешләр дә, туган нигезгә, әти-әнисенә мәхәббәт һәм рәхмәт тә урын ала аның:

"Иң зур бәхет - әнием исән минем, -

Туган йортның ачык ишеге".

Яшәү мәгънәсен аңлап, күңел канәгатьлеге тоеп яши автор:

"Алтын-көмешләргә кызыкмыйм мин,

Шөкер итәм булган тормышка.

Ходаема һәрчак сыенамын,

Догаларым саклый, булыша".

"Шигырьне хисләр ташкыны тудыра: матурлыкка соклану, шатлык та, битарафлык-икейөзлелектән туган борчу да күңелне кузгата һәм шигырьләр үзләреннән-үзләре туа. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, күңелдә туган юлларны кәгазьгә төшерергә тырышам", - ди Лилия ханым.

Лилия Сәүбән кызы - тырыш, гүзәллеккә омтылучы, көчле ихтыярлы кеше. Ул нинди генә эшкә тотынмасын - шигырь язумы, дәрес бирүме, бәйгеләрдә катнашумы, ата-аналар белән эшләүме, утырышларда чыгыш ясаумы - аларның барысын да хатын-кызга хас булган зәвыклык, самимилек, игътибар, таләпчәнлек белән башкарып чыга. Аның һәр эше төгәллек, сабырлык, йомшаклык һәм миһербанлылык белән сугарылган була.

"Динебезнең биш баганасы булган кебек, яшәештә кеше өчен иң кирәкле биш нәрсә бар. Болар:

Тән - бәдәннең исән- саулыгы;

җан - рухның тынычлыгы, иманлыгы;

гаилә ныклыгы;

тормыш иминлеге;

йорт-җир, милләтнең бөтенлеге", - дип язды Рафаэль Сибат. Укытучылар көне белән котлап, шушы матур теләкләрне Лилия ханымга һәм барлык укытучыларга юллыйм.

Энҗе ХИРАЗОВА,

27нче мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев