«Укырга керә алмасаң, сыер саварсың», – диделәр»
38 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Раушания Кидрәчева язмышы турында.
«Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш...» Язмам герое Раушания Кидрәчева әнә шулай, шагыйребез Фәнис Яруллин әйткәнчә яши. Тормыш авырлыкларына сынмый-сыгылмый ул. «Бу кадәр каян көч табасыз?» – дип сорагач, «Балаларны, эшемне яратам», – ди. Инде 38 ел ул тәрбияче булып эшли. Шуның 35 елын 83нче балалар бакчасында ана телен өйрәтүче булып. Раушания ханым белән якыннан танышып кайтырга булдык.
«Уку йортын күргәч, куркып кайтып киттем»
Раушания апаның бүлмәсенә музей аша узмалы. Милли киемнәр, татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы җиһазлар, картиналар... Ниләр генә юк?! Моннан балаларның гына түгел, ата-аналарның да чыгасы килмәс! Кабинетта да бөтен уңайлыклар тудырылган, уенчыклар, китапларның чиге юк. 2006 елда аның кабинеты республикада иң яхшыларыннан дип юкка гына табылмаган. Раушания Гайнулловна безне елмаеп каршы алды. «Балаларны да шулай көтеп алам», – ди. Туган ягы, тормышы белән кызыксындым. Оренбург өлкәсенең Ибрай авылыннан икән.
«Габдрәшитовлар гаиләсеннән мин. Әнием исән-имин, 87 яшьтә. Әтием бер ел элек 95 яшендә үлеп китте. Гаиләдә ике кыз, өч малай үстек. Мин ике абыемнан соң өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Әтием бигрәк тә кыз бала теләгән, шуңа күрә иркәләнеп, әти-әни назында гына үстем», – дип балачагын искә төшерде.
Раушания апа авыл мәктәбендә укыган. Ибрай татар авылы булып саналса да, ана телен укытуга анда аз игътибар бирелгән. «Шуңа күрәдер дә туган тел белән кызыксынуым көчле иде», – ди. Кече сыйныфта укыганда ул Татарстанда чыгучы журналга шигырь язып җибәрә. Көтмәгәндә бастыралар. Канатланып, туган телне ныклап өйрәнү хыялы белән яши башлый. Укуны тәмамлагач, Башкортстан дәүләт университетына юл тота.
«Уку йорты бинасын, зур колонналарын күреп, куркып кайтып киттем. Авыл баласы бит... Кайттым да еладым. «Әни, авылда кем булса да булып эшләрмен, анда укырга керәсем килми», – дидем. Маляр буласым килә иде. Әти-әни: «Университетка укырга керә алмасаң, кызым, доярка буласың», – диделәр. Ничек инде доярка?! Шулай итеп, имтиханда белгәнемне сөйләп, филолог, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча укырга кердем», – ди Раушания Гайнулловна.
«Инвалид бала белән ялгыз калдым»
Студент тормышы озак дәвам итми аның. Беренче курста ул сөйгәненә кияүгә чыга. Чаллыга киләләр.
«Ул да авыл егете, «КАМАЗ»да эшли иде. Миннән 7 яшькә олырак. 6нчы сыйныфта укыганда физкультура укытучысына укып, авыл мәктәбенә эшкә кайткан иде. Балачакта физкультура укытучысына гашыйк булып йөрисең бит инде... Шулай яратышып өйләнештек. Ике балабыз туды. 11 ел гомер иткәннән соң аерылыштык. Бер-береңне нык яратырга ярамый икән... Кулымда инвалид бала калды», – дип моңсуланып куйды шәһәрдәш.
Тормышка чыкса да, укуын ташламый, читтән торып белем үзләштерә. Прокуратурага идән юучы булып урнаша. Бераздан соң балалар бакчасына да эшкә керә.
«Бер бүлмәле малосемейкада тора идек. Иремнең әти-әниләре дә бездә. Өлкән яшьтә булгач, ашарларына пешереп китә идем. Яшь чак бит, авырлыклар сизелмәгән», – ди.
Балалар бакчасында 3 ел эшләгәннән соң ул 83нче санлы бакчага күчә. «Инвалид балама 7 яшь иде. Мәктәпкә бирергә иртәрәк. Балалар бакчасында калдырмыйбыз дигәч, 83нче бакчага килеп, мине идән юучы итеп булса да эшкә алыгыз дип сорадым. Бакча мөдире Наталья Юрьевна бик җылы кабул итте. Баламны да алды, мине дә – ана телен өйрәтүче тәрбияче итеп. Инде 35 ел хезмәт куям. Эшкә киләсем килми дигән бер көнем дә булмады», – ди.
Раушания ханымга берничә тапкыр бакча мөдире, методист булып та эшләргә тәкъдим иткәннәр. Ризалашмаган. «Балалар белән күңелгә рәхәтлек алам. Миндә элек тәрбия алган балалар хәзер үзләренең балаларын алып киләләр. Сабыйлары үзләренә охшаган. Вакыт туктап калган диярсең?! Урамда ят ир-атлар «исәнмесез» дип эндәшеп китәләр. Минекеләрдер инде дип уйлап калам. Алар мине таный, онытмаганнар», – дип сөенә тәрбияче.
«Ана телен өйрәнүне җиңеләйттек»
Раушания Гайнулловна иҗатташ дуслары белән рус балаларына ана телен өйрәтү буенча методик кулланма ясауда да катнашкан кеше.
«Бер елны республиканың мәгариф министрлыгына чакырдылар. «Балаларыгыз нигә татарча сөйләшми?» – диләр. «Сөйләшә», – дим. «Әйбәтрәк сөйләшсен өчен нәрсә кирәк?» – диләр. Бер ханым инглиз теленнән түгәрәк алып бара иде. Шуңа кызыгып йөри идем. Тартма күтәреп керә: анда эш дәфтәре, программасы, методичка, бармак театры, картинкалары – барысы да бар. Аны мисал итеп китереп. «Безгә дә шундый методик комплект кирәк», – дидем». Икенче килгәндә шуны алып килергә куштылар. Алып килеп күрсәттек. «Языгыз, кызлар», – дип җибәрделәр...»
Иҗат төркеме методик кулланма ясау өстендә елдан артык эшли. Төркемне педагогик фәннәр кандидаты Зифа Зарипова җитәкли. «Бүлмәдә басар урын юк иде. Бөтен җирдә китаплар. Ашавыбыз да, эшебездә шушы бүлмәдә булды», – дип искә ала ул елны Раушания апа. Эш дәфтәрләре, методичка, укыту программасы, аудио материаллар, сюжетлар – барысын да ясыйлар. «Говорим по-татарски. Татарча өйрәнәбез» методик комплектны бүген бөтен Татарстан балалар бакчаларында кулланалар. Хәтта Удмуртиядә дә балаларга удмурт телен әлеге әсбапларга нигезләнеп өйрәтәләр.
Нәтиҗәсе бар. Балалар ана телен кызыксынып өйрәнә икән. Хәтта өйләренә кайтып әти-әниләренә дә өйрәтәләр. Бакча вахтасы аша бүген бөтенесе дә татарча гына исәнләшеп уза.
«Күз карашымнан аңлыйлар»
Балалар турында сүз чыкса, Раушания Гайнулловна сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Илдә ни булган, кем кая барган? Бөтен вакыйгаларны балалар җиткереп тора икән. «Телевизор карыйсы да юк», – ди. Килеп керү белән комплимент ясыйлар. Сөяләр, иркәләнәләр. Һәр эш көне кызыклы мизгелләрдән генә тора.
«Үзебезнең методика буенча чашканы чынаяк дип өйрәтәбез. Балалардан башта бу нәрсә дип сорадык: «Пиялушка», «кружка», – дип әйтеп карадылар. Чынаяк дигәч, татар телен яхшы белүче бала егылып көләргә тотынды. Как это может быть: «Настоящая нога?» – ди. Мин аптырап торам – ул «чын аяк» дип аңлаган икән», – ди тәрбияче (көлә).
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Раушания Гайнулловнада балалар тып-тын. Усал булганы өчен түгел. Ул аларга кычкырмый да. Кызык анда. Балалар белән үрмәләп йөрүдән дә кыенсынмый ул. «Балалар сез миңа кунакка килдегез. Кунакта ничек булырга кирәк?» – дим. Тавышлана башласалар, бер генә карыйм. Күз карашыннан ук аңлыйлар», – ди Руашания ханым.
«Кызым – терәгем»
Раушания Гайнулловна аерылгач кияүгә чыкмый. Гомерен физик мөмкинлекләре чикле кызына багышлый. Бүген аңа 41 яшь икән. «Терәгем ул, көч бирә торган кешем» дип сөенә.
«Коррекция мәктәбендә укыды. Бисерлар белән бик нык шөгыльләнә. Мин аны шулхәтле тәрбияләдем ки, ул кешелекле, мәрхәмәтле бала булып үсте. Әнием генә дип тора. Хәтере яхшы, бөтенебезнең дә туган көннәребезне белә. Нинди авырлыклар аша узуымны үзем генә беләм. Зарланмыйм. Улым да бик яхшы. Ике баласы бар. Олы оныгым Оренбургта президент кадетлар училищесында укый. Горурланам», – ди.
«18 ел машина йөртәм»
Раушания Гайнулловна максатчан кеше. 40 яше узгач ул машина йөртергә укырга керә.
«Университетта укыганда йөгерә торган идек. Шунда обком яныннан кап-кара машиналар чыга иде. Сокланып карап калам. Машина алырга уйлагач та, кап-кара «Волга» кебек озын машина алырга теләдем. Шулай автосалонда кара « Nissan Almera» машинасына күз төште. Кредит алдым. Теге машинаны сатып җибәрмәсеннәрме?! Куе зәңгәр төстәгесе калган. Шуны алырга туры килде. Улым правасын алдыртты, машина тик тора. Нишләргә? Укырга кердем. Компьютерда эшли белмим. Гел яшьләр. Инструктор беренче көнне үк руль артына утыртты да: «Киттек!» – ди. «Кая киттек, укытмадыгыз да бит, мин әйтәм?! Минем машина алдында утырганым да юк, гел артта йөрдем. «Педальнең кайда икәнен дә белмим», – дим. Светофор сүнмәсә генә ярар иде, сүнмәсә генә ярар иде, дип машина йөртергә өйрәнгән кеше мин», – дип көлеп сөйли ул чакларны.
Ни гаҗәп, правага беренче тапкырдан ук бирә. «Бордюрга гына килеп бәрелмәсә ярар иде. Гомеремдә кеше өчен болай борчылганым юк иде. Тирләп пешеп чыктым», – дигән инструкторы да. Хәзер инде Раушания апа 18 ел рульдә. Оренбургка әнисе янына кайтып йөри.
«6-7 сәгатьлек юл. Мин беренче кайтканда 12 сәгать кайттым. Энекәшемнән дә: «Машинаны артка биргәндә утны кайдан кабызырга ул?» – дип сорадым. Ул: «Раушания апа, а ты в городе как назад ездишь?» – ди. «Мин назад не езжу, туганым, только вперед. Если не получается круги даю», – дидем (көлә). Тормышта да Раушания Гайнулловна артка карап тормый, алга таба гына атлый.
Кредитка алынган машинаны түләп бетерү өчен ул балалар бакчасында эштән соң калып идән юа. «Югары белемең белән швабра тотып йөрисеңмени?» – диючеләргә колак та салмый.
Февраль аенда такси машинасында барганда авариягә эләгә. Эчке әгзалары җәрәхәтләнә. Әмма анда да өендә озак ятмый. Тизрәк яраткан эшенә чыга. «Татар кызы» бәйгесенә әзерләнергә кирәк иде. Башымның ничек сызлаганын үзем генә беләм. Баланы өйрәттем – беренче урын алды. Өйдә ятсам чиргә сабыша идем. Баш авыртуларым эштә генә бетте», – ди.
Раушания Кидрәчевага узган ел «ТР атказанган укытучысы» мактаулы исеме бирелде. Аннан алдагы елларда да мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 2005 елда аңа «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медален тапшырдылар. Рәхмәт хатлары, почетлы грамоталары иксез-чиксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев