Укытучы Эльвира Бәхтиева: " Дөнья бетә икән дип, азык-төлек, башка вак-төяк җыймадым"
Яңалыклар тасмасы

Укытучы Эльвира Бәхтиева: " Дөнья бетә икән дип, азык-төлек, башка вак-төяк җыймадым"

"Без дөньяда көтелмәгән хәлләр туып торганга күнектек бит инде. Тормыш ничек булса да дәвам итә. Өлкән кешеләребез, балаларыбыз бар. Бернәрсәгә карамастан, барыбер алга барырга кирәк.

Һәр нәрсә үтеп китә, бүгенге киеренкелек тә озакламый артта калачак. Мин сәясәткә кысылмыйм. Бу өлкәдә эшләүче кешеләр болай да күп. Дөнья бетә икән дип, азык-төлек, башка вак-төяк җыймадым. Барыбер гомерлеккә җитәрлекне алып булмый. Ни күрсәк тә, ил белән күрербез. Сабырлык кирәк. Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Тынычлыкта яшәргә Ходай насыйп итсен", - дип фикерен яза Эльвира Бәхтиева.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев