Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Ул тастымал миңа көч бирә...»

ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Хәния Гәрәева әби-бабасыннан калган әйберләр турында сөйләде.

Минем өчен бик кадерле, әби-бабам төсе итеп саклаучы әйберләр турында сөйлисем килә. Кемдер искелек калдыгы дип караса, минем өчен бик матур ядкәр алар. Элеккеге куыклы лампа, ике яклы сугылган тастымал, француз яулыгы, самавыр, борынгы алкалар, төймәләр... Һәркайсының үз тарихы. 

Әтием Гыйльметдин 1925 елгы сугыш ветераны бик ачынып сөйли иде:
«Утызынчы елларда Сабан туенда чабышта беренче килгән әтием Сәләхетдиннең атына шушы тастымалны бәйләгәннәр. 1938 елны аны алып киткәннәр. Булган бит инде шундый болгавыр заманнар. Кемдер эләкләгән. 4 баланы кочаклап, әнием берүзе калган. Өйдә булган бар ашамлыкны тиз генә җыеп, төенчеккә салып миңа тоттырганын хәтерлим. Мин әткәй артыннан йөгердем. Безнең Наратлы Кичүне узып, Яңа Чаллы авылына барып җиткәндә генә ул олауны куып тоттым, тик төенчекне бирдермәделәр».

Шул көннән соң бабамны безнең гаилә бүтән күрмәгән. Истәлек булып шушы тастымал гына калды. Мин аны бер күргәзмәдән дә калдырмыйм, татар чигешләрен күрсәтергә дип, Мәскәүгә дә алдым. Үзебезнең татар халкының кыйммәтләрен бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге бит ул. Югыйсә, ул минем үзем чиккән эшем түгел, тик ул тастымал миңа ничектер көч бирә. Аны онытсам, миңа нәрсәдер җитми, күргәзмә коры чыккан кебек була. Шуңа да мин аны күз карасыдай саклыйм.

Керосин лампасын әле сәнгать мәктәбендә эшләгәндә бер кибеттә очраттым да сатып алдым, ул безнең балачакны хәтерләтә. Аның яктысы астында мин кара мунча алдына кереп качып, эре-эре атлатып, иң беренче чигүләремне чиктем. Ничәнче сыйныф булгандыр?.. Әнкәйгә 8 мартка дип чигелгән чәчкәле ашъяулык иде ул. Шуннан киткәндер инде ул хобби, аннары һөнәремә дә әйләнде.

Кызылга ак бизәкләр төшерелгән яулык Торнаташ авылында туган әбием Миңлегаянныкы. Олы яулык ул. Әбием: «Французлар белән булган сугыштан алып кайтылган», – дип сөйли иде. Ул да миңа үзенә күрә бер көч бирә. Аны бәйләп тә йөрдем, ә икесе сандык төбендә өр-яңа килеш тора.

Аның янында нечкә генә итеп эрләнгән җептән бәйләнгән чөлкәләр (оекбашлар) да бар. Мин аларны күргәзмәләрдә кызыл эчле галуш белән кигәнем дә бар.
Төймәләр әниемә әбидән калган. Ул килененә әллә ничә пенсиясеннән (ул вакытта пенсия нибары 2-3 тәңкә булган, аннары 8 сумга күтәргәннәр) акча җыеп, 35 тәңкәгә алган аны.

Шушы әйберләрне верандага (ул безнең ярымтүгәрәк рәвешендә) иске караватка яисә өстәлгә матур итеп тезеп куям да, чыккан саен илһам җыеп керәм. Шуларга карап, калыпларын сакларга тырышып, яңа, заманча әйберләр иҗат итәм. Кем ничек шифа ала бит, мин матурлыктан позитив энергия алам. Үткән саен бу ядкәрләргә күз сирпеп үтәм дә күңелгә рәхәт, җылы булып китә.

Рәссам Хәния Гәрәеваның Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган якны ямьләп» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев