Ракны җиңгән Дания Дәүләтьяновадан сыналган киңәшләр
Җәй – шифалы үләннәр җыеп, кышка әзерләү вакыты. Бүгенге сәхифәбездә шәһәрдәшебез Дания Дәүләтьянова киңәшләрен җиткерәбез.
Ул яман шештән терелгәннән соң интернетта сәламәтлек турындагы блогын алып бара. Анда үзе кулланып, файдасын күргән рецептлар белән бүлешә. Сез дә сихәтен күрегез!
Юкә чәчәге
Суык тиюдән менә дигән дәва. Температураны төшерә, тир чыгара, суык тиюне булдырмас һәм дәваланыр өчен эчәләр.
Бронхит һәм үпкәләр ялкынсынуыннан дәвалый. Ютәлне йомшарта. Бронхит, трахеит вакытында үпкәләрне чистарта.
Йөрәк-кан системасын ныгыта. Юкә чәе составындагы флавоноидлар кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, склерозны булдырмый, кан йөрешен яхшырта.
Бөерләр эшчәнлеге өчен файдасы зур. Бөерләрдәге ташларны булдырмаска, сидек юлларындагы ялкынсынуны дәваларга ярдәм итә.
Баш авыртуы, спазмнар, шешенүләр булганда да юкә чәенең шифасы бар.
Ашказаны һәм эчәкләрдәге ялкынсыну, эч китү, эч кату вакытында да юкә чәе куллансаң, файдасы тия. Бу вакытта ашкайнату ферментлары эшчәнлеге нормалаша.
Нерв системасы өчен файдасы зур. Юкә чәе тынычланырга, йоклап китәргә ярдәм итә.
Менструаль цикл бозылганда, климакс вакытында, аналык фибромасы һәм миомасы ачыкланганда да файдалы.
Эчемлек ясау өчен 1 аш кашыгы киптерелгән үлән өстенә 1 стакан кайнап торган су агызабыз. 30 минут томалап тотканнан соң эчәргә була. Көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә кирәк.
Иван-чәй
Ин яраткан тагын бер чәем – кырлык (Иван-чай). Ул нәрсәсе белән файдалы? Безнең яктагы ялкынсынуны дәвалау үзлегенә ия үләннәр арасында иң көчлесе. Хуш исле бу үсемлектәге элементлар организмга көч өсти, сөякләр һәм теш эмален ныгыта, көзән җыеруларны булдырмаска ярдәм итә, кан ясалышын яхшырта, умыртка сөяген һәм иммунитетны ныгыта.
Куллану өчен яшел, зыян күрмәгән яфракларны һәм чәчәкләрне аерым җыеп, күләгәдә киптерәбез. 5-7 сантиметр калынлыкта җәябез, якынча 8 сәгать тотабыз. Артык кибеп китмәсен өчен ара-тирә болгатып алу яхшы. Чәчәкләрне дә шулай ук. Яфраклар йомшаргач, аларның суын чыгарырга кирәк. Кемдер яфракларны иттарткычтан чыгара, мондый чәйнең кыйммәте кимрәк. Дымлы яфракларны эмаль яки пыяла савытка салып дымлы сөлге белән каплыйбыз, сөлгене кипкән саен чылатабыз һәм ачыту (ферментация) өчен җылымса урынга куябыз. Бүлмә температурасында берәр тәүлек тоткач, ачып карыйбыз – үләннәрдән җиңелчә карамель исе килсә, димәк, процесс тәмам, чәйне киптерә башларга мөмкин. Моны яшелчә киптерү җайланмасында яки духовкада эшләргә була.
Духовканы 100 градуска куеп, ишеген бераз ачып киптерәбез. Әзерлеген тотып карап тикшерәбез. Артыгын киптермәскә тырышыгыз. Табасы суынганчы көтәбез. Киптерелгән чәчәкләрен дә яфраклар янына кушып, сак кына болгатабыз. Гаҗәеп файдалы, шифалы эчемлек әзер.
Тукранбаш
Холестерины югары булган кешеләр өчен рецепт. Ярты литрлы банкага тукранбаш чәчәкләрен тутырабыз һәм өстенә сыйфатлы аракы агызабыз. Ике атна караңгы урында төнәтәбез. Сөзәбез. Көненә бер тапкыр, йокларга ятар алдыннан 1 аш калагы эчәбез. Бер ай эчеп, бер ай ял итәбез. Шул рәвешле 4 тапкыр эшлибез.
Чәен әзерләр өчен 1 аш калагы тукранбашка 1 стакан кайнап торган су агызабыз да кайнап чыкканчы утта тотабыз. Аннары өстен ябып, суынганын көтәбез. Үләнне термоста төнәтергә дә була. Бу эчемлекне ашар алдыннан көненә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Холестеринны бик яхшы түбәнәйтә. Бу вакытта майлы ризык ашаудан тыелып тору яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев