Чаллыдан апа белән сеңел солдатларга гуманитар йөк ташый
Ул инде 8 тапкыр барып кайткан.
Шәһәрдәшебез Лилиана Клементьева бертуган апасы Диләрә белән үз машинасында махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтеп кайтты. Аның улы Булат медик булып хезмәт итә. Бу хатын-кызлар илдәге вакыйгаларның башыннан бирле СВОдагы медиклар өчен дарулар, киемнәр, азык-төлек, техника, медицина җиһазлары җыя. Диләрә ханым анда инде сигез тапкыр барып кайткан. Алар турында безгә үзе теләп хәрби хезмәткә киткән шәһәрдәшебез Илдар Гайсин сөйләде. Ялга кайтканда кызлар аны юлда очрата һәм утыртып кайта.
«Улымның катастрофалар медицинасында эшлисе килде»
Булат Клементьевка 22 яшь. Ике ел элек Чаллының медицина колледжын тәмамлап, контракт буенча хезмәт итәргә китә. Әнисе улын бу карарны бик нык уйланып кабул итте дип сөйли:
– Булатның катастрофалар медицинасында, МЧСта эшлисе килде. Моның өчен хәрби исәптә торырга кирәк. Контракт буенча хезмәт итеп кайтырга булды. Утырып сөйләштек. «Бу бик җитди адым, аңлыйсыңмы?» – дип кат-кат сорадым. Миңа: «Рәхмәт инде, әни, миңа ышанганың өчен», – дип киная белдергәч, бүтән дәшмәдем, ризалаштым. Ике ел элек тормыш иптәшем инсульттан үлде. Булат гаиләбездәге бердәнбер ир-ат. Аның контрактка ризалашуы бәлки гаиләбезне кайгыртасы килүдән дә булгандыр. Контракт буенча ким дигәндә ике еллык килешү төзелә. Мобилизация шартларында ул җиңүгә кадәр озайтыла.
Булат үз частенда өч ай хезмәт итә. 2022 елның январь аенда аны өйрәнүләргә җибәрәләр. Шуннан элемтәгә чыкмый. Якыннары ике ай аның кайда икәнлеген белми яши. «Йокларга ятсам да, уянсам да телевизорны сүндермим – берәр кайда күренеп китмәсме дим. Март аенда илкүләм психологик ярдәм үзәге эшли башлады. Анда үлгәннәр исемлеген китерәләр. Атнага бер шалтыратып белешәм – исемлектә улыгыз юк дип әйтәләр иде. Апрельдә улым үзе шалтыратты. Тавышын ишетүем булды, тотындым үксергә», – дип искә ала Лилиана ханым.
Ярдәмнең ияләренә барып ирешүе мөһим
Аннары әни кеше улына ярдәм итү җаен эзли башлый. Чик буендагы волонтерларны эзли, зур авырлык белән берничә төркем таба. Тамчылап, тиенләп әйберләр җыеп җибәрә. «Узган ел бу эшләрне башкару бик авыр – 10 мең сумны җыю да батырлыкка тиң иде. Кешеләр ситуациянең катлаулыгын белми. Бу миңа кагылмас дип уйлыйлар. Мобилизация башлангач, ярдәм күрсәтү масштаблары артты», – дип сүзгә кушыла Диләрә Гәрәева. Ул хәрби кыр госпиталенә сигез тапкыр бара: «Беренче тапкыр җибәргән акчага җирле волонтерлар бер әрҗә квас, бер капчык апельсин, өч-дүрт колбаса сатып алды. Балаларны ничек тә булса сөендерәсебез килде. Кызганычка каршы, посылкалар барып җитмәгән, әйберләрне үз белдекләре буенча тараткан очраклар да булды. Барып җиткәнен хәбәр итәләр, тик егетләргә бер атнадан гына илтеп бирәләр. Югыйсә, дүрт километр ара инде. Ничек түзәргә моңа? Уйладык-уйладык та үзебез кулларына илтеп тапшырырга булдык», – дип сөйли ул.
Апалы-сеңелле шәһәрдәшләребез, телеграмм каналда «За жизнь» дип аталган төркем оештырып, дарулар алыр өчен акча җыя башлыйлар. Посылкалар саны, күләме арта. Башта Булатка гына илтәләр, тик аның башкалар белән бүлешкәнен күреп, барысына да ярдәм итә башлыйлар.
Ике атна эчендә олыгайган малайлар
Диләрә ханым госпитальгә беренче сәяхәтеннән үк тәэсирләнеп кайта. «Яралы солдатларның киемнәрен кисеп кенә алалар. Терелә башлагач, аларга якын-тирә авылларда яшәүчеләрдән алган киемнәрне бирәләр – кемгә размеры туры килә, кемгә – юк. Хатын-кыз киемнәрен дә кияргә туры килә. Моны күрү бик авыр булды. Чаллыга кайткач, кулланылган булса да кием сорап мөрәҗәгать итәм – аңламыйлар. Ул вакытта миңа юләргә караган кебек караучылар булды. Акча бирүчеләр дә, борып җибәрүчеләр дә. Кайберләре сораганнан артыграк та күчерә. Даруларны хәтта ярты миллион сумлык илтә идек.
Беренче тапкыр барганда Диләрә ханым йөк алып килгән машинадан биш көнгә кала. Белгород өлкәсендәге кибет һәм даруханәләрдән Татарстан егетләренә кирәкле кием, дарулар алып кайтып бирә, ашата. «Булат белән икенче көнне генә күрештек – ябыккан, олыгаеп киткән, балакай. Күпме афәтләр күрергә, күпме иптәшләрен соңгы юлга озатырга туры килгән аларга».
Апа белән сеңел, горурланып, Булатның олыларча фикерләве турында сөйлиләр. «Аныңча, солдат нинди шартларда да исән калу турында уйларга тиеш. Төз ату, беренче ярдәм күрсәтә белү генә түгел, чыдам булу, авырлыкларга бирешмәү дә кирәк. Ул беркайчан да зарланмый – яшәү өчен барысы да бар, ди. Киресенчә, ул безне юата, яхшыга ышандыра.
Кызлар хәрбиләргә резин сапогилар, эчке кием, ИВЛ өчен фильтрлар да, хирургиядә кулланыла торган коагулятор да, хәтта медицина ярдәме күрсәтү җиһазлары урнаштырылган бронялы машинага тәгәрмәчләр дә илтеп кайта. Моңа хәтта командирлар шакката. Күптән түгел блиндаж ясау өчен төзелелеш материаллары алып барганнар.
Бу юлы Лилиана ханым улы янына беренче тапкыр үзе бара. Әбисе Сәрия апа багажник тутырып өчпочмаклар, гөбәдия, өлеш, дөге бәлеше, ипи, пешереп җибәрә. «Руль артына үзем утырдым. Борчылдым, әлбәттә. Без хатын-кызлар шулай бит инде – җигелдем дә тарттым. Караңгыда авыр булды, юл да таныш түгел. Машинадан төшү белән улым янына йөгердем, кочаклаштык. Булаттан солярка исе аңкый – анда бөтен җирдә генераторлар эшли. Ничек сулыйлардыр? Ябыккан, ныгыган. Туйганчы булмаса да сөйләштек, 40 минут чамасы. Сеңлесе Софья турында кат-кат сорашты. Сагынган. Әбиең өчпочмаклар җибәрде, дидем. Юк, юк, тамагыбыз тук, дигән була. Машинага утырып киткәндә карыйм – барысының да кулларында өчпочмак».
«Минем хәзер 150 балам бар, дим»
Мондый хәлиткеч сәяхәтне ничек башкарып чыга алганнар? Кызлар: «Безнең нәсел шундый, – диләр. – Әниебез дә, Әлмәт районы Колшәрип авылында яшәгән әбиебез Миңненур да шундый иде – кыю, ут кебек, бар җиргә өлгерә иде. Аннары, анда барып кайткач, ул егетләрне онытып булмый. Югары Ослан районыннан Рәмис исемле солдат гел күз алдымда. Хәзер дә посылка җибәрсәк, Булаттан «Рәмискә бирдегезме?» дип сорыйм. Барган саен әле бер, әле икенче егеткә «гашыйк» булып кайтам. Спонсорлардан акча сораганда да, минем 150 балам бар дип шаяртам. Барысы да хәрби медиклар», – дип сөйли Диләрә ханым.
Фотода - Булатның әбисе Сәрия апа
Күңелне борчыган сорау
Солдатлар дип ут йотып йөргән Лилиана ханым күңеле килешмәгән нәрсә белән дә бүлеште. Ул әнисе һәм 16 яшьлек кызы белән яши. Ир-ат ярдәме җитми, әлбәттә. Улы контракт буенча хезмәт иткәч, мобилизация буенча хезмәт итүчеләрнең гаиләләренә кагылган ярдәм аларга юк. «Владимир Путин хәрби операциядә башыннан ук булучылар ветеран статусына ия диде. Телевизордан солдат гаиләләренә ярдәм кирәк дигәнне еш ишетәм, тик чынлыкта бу мәсьәләдә әле тәртип юк. Әгәр хәрбинең хатыны яки баласы булмасаң, бернинди ташламага ия була алмыйсың. Андагы малайларның күбесе әле өйләнмәгән. Тик монда аларның әниләре бар, аларга да ярдәмгә кирәк», – дип борчылып сөйләде ул.
Махсус хәрби операция зонасына барган кызларның Чаллы солдаты Илдар Гайсинны алып кайтуы турында моннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев