Улы Кытайда укый
«9-10нчы сыйныфларда укыганда улым үзлегеннән корея телен өйрәнде», - ди «Мәйдан» журналы дизайнеры.
«Мәйдан» журналының дизайнер һәм макет остасы Ләйсән Галиуллинаның улы Камил берьюлы Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтының өченче курсында һәм Кытайда укый. Ул телләр һәм мәдәниятләрне укыту методикасы (кытай, инглиз телләре) белгече булачак.
«Улым 56нчы мәктәптә яхшы укыды. Озак кына футбол, рәсем сәнгате белән мавыкты. 9-10нчы сыйныфларда укыганда үзлегеннән корея телен өйрәнде. Бала эзләнде һәм чит телләр өйрәнүгә өстенлек бирде. Бүгенге көндә Кытай белән икътисадый элемтәләр ныгый, шуңа күрә кытай теленә Россиядә ихтыяҗ да зур. Улым Кытайга барып укырга хыялланган иде. Өченче курста укыганда укытучылары озак еллардан соң махсус программа буенча Кытайда укыту җаен тапты. 20 студент белән бергә улым да хәзер шунда белем ала. Әле беренче елы гына булса да, аңа бик ошый. Кампуста яшәү, уку, спорт белән шөгыльләнү өчен Кытай ягы акча түли. Улым тәрҗемәче булырга да укыды. Аллаһ боерса, аңа тәрҗемәче булып эшләү өчен махсус сертификат биреләчәк. Диплом алгач мәктәптә укытучы булып та, шәхси мәктәбен ачып та эшли алачак. Кытайдагы укуы буенча ул каникулда, әмма ял итми, Казандагы укуы буенча имтиханнар тапшыра. Камил белән даими элемтәдә торабыз. Җай чыкса, янына да барып кайтырбыз әле. Инновацион институт көллиятендә укучы кызымның абыйсы янына барырга теләге зур. Яшьләргә әйтәсем килгән сүзем шул: хыял һәм максат булганда теләгеңә ирешеп була. Хәзер белем һәм һөнәр алу өчен мөмкинлекләр күп. Гади мәктәптә укыган, гади гаиләдә үскән балалар да чит илләрдә бушлай укый алалар. Улым киләчәктә корея телен өйрәнү буенча да белемнәрен арттырырга җыена», – ди Ләйсән ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев