Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

“Улыбызны саклап кала алмадык”

Эш урынында ток сугып үтергән 22 яшьлек электрослесарь Рәмис Муллахмәтовның үлемендә аның әти-әнисе җирле түрәләр гаепле, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше тәэмин ителмәгән, дип саный

Райеф абый белән озак сөйләшеп утырдык. Күңелен бушату аңа җиңеллек бирде булса кирәк. Кайгысының никадәр тирән булуын башкалар да аңлавы аның өчен мөһим иде кебек. Тыңлаганым, аңларга тырышуым өчен кат-кат рәхмәтләрен укыды ул.

“Гафу да үтенмәделәр”

Җәйге мәшәкатьләргә күмелеп йөргән вакытта, улларының казага таруы турында ишетү Саба районы Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Муллахмәтовлар өчен аяз көнне яшен суккан сыман була.

– Эш урынында үлем очрагы турындагы җинаять эшендә җаваплы кешеләр итеп бары ике кеше генә табылды. Алар бит бу фаҗига булганнан соң, безнең алда хәтта килеп гафу үтенмәделәр дә, – ди кайгыга баткан Райеф абый белән Рәйсә апа.

Муллахмәтовлар әйтүенчә, гаепләнүчеләр бары хөкемдар каршында, судның соңгы утырышында гына кайгыга баткан ата-ана алдында гафу үтенгән.

...Фаҗига 2019 елның 24 июлендә Саба районының Шекше авылы янында урнашкан “Иләбәр” ярдәмче станциясендә килеп чыккан. Гадәттә, җәй айларында подстанциядә ремонт эшләре башлана икән, әлеге эшләргә икенче разрядлы яшь электрослесарь да җәлеп ителгән.

– Үзем 17 ел электромонтер булып эшләдем, ә улым минем эзем буенча китәргә теләде. 2018 елның маенда аны “Сетевая компания” – “Алабуга электр челтәрләре” җәмгыяте филиалына эшкә алдылар, ул безнең Саба районына хезмәт күрсәтә. Үзем дә бу оешмада эшләдем. Улбыз спорт белән шөгыльләнде, футболчы иде. Оешма тарафыннан оештырылган төрле турнирларда катнашып, призлы урыннар алдылар. Кулыннан килмәгән эш юк, бик күндәм, тырыш иде улым. Аны әлеге фаҗигадән йолып кала алмавыгызга бик үкенәм, эшкә керергә теләгәндә үк, ризалык бирәсе булмаган икән. Фаҗигадән соң анда эшли алмадым, киттем, рухи яктан бик авыр, – дип сөйләде 56 яшьлек Райеф Муллахмәтов ул көннең шомлы вакыйгаларын искә алып. – Улыма ул көнне подстанция түбәсендә буяу эшләрен үткәрергә кушканнар. Белә торып аны үлемгә җибәргәннәр! Гәрчә, нәрәт-эшкә җибәрү кәгазендә бернинди дә буяу эшләре үткәрелергә тиешлеге турында язылмаган булса да, мастерның башына түбәдә нидер буярга кирәк дигән фикер килгән дә, шуны башкару Рәмискә кушылган. Буяу белән пульверизатор биргәннәр, ә аның янәшәсендә – 10 мең вольт астындагы электр чыбыклары. Аларны беркем дә токтан аерырга уйламаган да! Ә көчле көчәнешле челтәрләр янында сиптергеч куллану ярамый, чөнки ул электр дугасы барлыкка китерергә мөмкин.

“Рәмисне ток сукты...”

Көн төшкә якынлашкан вакыт була. Рәмис буяу эшләре башкарганда терәк изоляторның ток үткәрү өлешенә рөхсәт ителгәннән дә артык якын килә.

– Фаҗига булып, егерме минут үткәннән соң миңа «Алабуга электр челтәрләре»нең баш инженеры шалтыратты. Әле дә хәтеремдә: “Рәмисне ток сукты, аны ашыгыч рәвештә Саба үзәк район хастаханәсенә озаттык. Син борчылма, җиңелчә очрак”,  дип мине алдады. Без хатыным белән шунда ук хастаханәгә киттек. Рәмисне кабул итү бүлмәсендә күрдек, аны реанимациягә алып керергә әзерли иделәр. Ул әле үз аңында иде, – дип искә ала Райеф абый күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Күрәсең, ток аны берничә тапкыр суккандыр, ә бит куркынычсызлык техникасы буенча хезмәттәше шунда аның янында булса, улыма ярдәм итәргә өлгерерләр иде. Ток сугу аркасында улым тәненең 70 проценты пешкән. Мин ул вакытта табиблар каршына тезләнеп бастым, аны Казанга, пешү үзәгенә җибәрүләрен сорадым. Ләкин беренче көнне алып барудан курыктылар, хәле бик авыр иде. Икенче көнне алып киттеләр, ә 26 июльдә ул РКБда үлде.

Суд медицина экспертлары бәяләве буенча, Рәмис Муллахмәтовның үлеменең сәбәбе – ток сугу аркасында мие һәм үпкәләре шешкән.

Чыганак: Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев