Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Умартачылар юкә утырта

Бу бал җыю базасын киңәйтү максатыннан эшләнелә.

Республика умартачылары бу көздән районнарда агач утырту акцияләренә кушыла. «Умартачылык. Киләчәк стратегиясе» проекты кысаларында көзен һәм язын 43 мең төп юкә утыртылачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән үсентеләрне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бирәчәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Азат Җәббаров хатында болай диелә: «Татарстан Россиядә бал җитештерүдә әйдәп баручы республика. Ел саен умартачылар 5,5 мең тонна бал җитештерә. Сортларга килгәндә юкә балы иң сыйфатлы булып санала. Аңа чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Бал җыю базасын киңәйтү максатыннан юкә мәйданнарын киңәйтү зарур». Ике яклы хезмәттәшлек нигезендә җирле урман хуҗалыклары умартачыларны үсентеләр белән тәэмин итә. Киләсе язда һәрбер районда умартачылар аллеяләре барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агачутырту