«Урамда туктатып: «Киләсе «пятачок» кайчан була?» – дип сорыйлар»
«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» проекты турында алып баручыларыбыз сөйли.
«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок»ларны күбесенчә Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров белән журналист Резидә Ганиева алып бара. Алар әлеге проект турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Илнур Гомәров:
– Моннан 7-8 ел элек Чаллы тарихы темасына багышланган «Сабан туе гүзәле» бәйгесенә җыр яздыру турында уйлап машинада барам. Башымда «Эх, пятачоклары» дигән ике сүз барлыкка килде. Бу «пятачок»ларны әти-әниләрдән ишетеп белә идем инде. Шунда ук шагыйрә Зөләйха Минһаҗевага шалтыраттым: «Җырга сүзләр кирәк. «Эх, пятачколары» дигән ике сүзе бар», – дидем. Бер сәгать тә үтмәде, ул шигырь язып җибәрде, үзем көйгә салдым. Шулай итеп «Эх, Чаллы пятачоклары» җыры туды. Ул чакта бу җырның «Шәһри Чаллы» газетасы коллективы яңарткан «пятачок» гимны булыр дип, башыма да килмәде. Автор һәм башкаручы буларак моңа күңелем бик сөенә: бу җыр белән мине халык таный, белә.
«Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» халык өчен әһәмиятле чара. Чаллыда ел әйләнәсендә яшьләргә барыр урыннар күп. Өлкән буын эштән арып кайткач кая барсын?! Җәй көне концерт-театр сезоны да ябык. «Шәһри Чаллы» коллективы шул бушлыкны тутырды. Безнең әти-әниләр буыны «пятачок»ка килеп җырлап, биеп, дус, туганнар белән очрашып, рәхәтләнеп ял итеп китә.
Әлеге проектны яшьләр дә белә. Бер көнне моңа кабат инандым. Урамда яныма асфальт төягән «КАМАЗ» машинасы килеп туктады. Руль артында яшь егет. Тәрәзәне ачты да: «Сез бит – Илнур. Киләсе «пятачок» кайчан була? Һичшиксез барам. Соңгысының ахырына гына өлгердем», – дип машинасында миңа үземнең җырны тыңлатты.
Кешеләр ни өчен «пятачок»ка тартыла? Беренчедән, саф һавада рәхәтләнеп биергә була. Икенчедән, һәр пятачокка яңа артистлар килә, аларның чыгышын бушлай карап була. Әмма бу гади концерт түгел, монда тамашачылар артистларга кушылып җырлый, бии.
Мин «пятачок»ларны алып баруым белән горурланам. Соңгы елларда без шул проект белән яшибез. Аллаһы Тәгалә «пятачок»ларны озак еллар алып барырга насыйп итсен. Мин анда катнаштырганнары, чыгыш ясатканнары өчен оештыручыларга бик рәхмәтле.
Башланган вакытта артистлар бу чарага «сикереп төшмәделәр». Ә хәзер кемдер кычкырып, кемдер эченнән генә: «Мине кайчан чакырырлар икән?» – ди. Аларның да зур аудиториягә күренәселәре килә.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән очрашкач, «пятачок» турында да әйтеп киттем. Ул да бу чараны хуплый. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та аны белә, «пятачок»ларны ул социаль челтәрләренә дә куйды.
Бу проект Чаллының бер фишкасы булып тора. Ул шәхесләргә бәйле. «Пятачок»лар «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова инициативасы белән яңарды. Минем теләгем шул: коллектив аны оештырудан арымасын иде, чөнки бу халыкка кирәк. Вакыт моның шулай икәнлеген раслады.
«Пятачок»лар башланганда гел яңа кешеләр килә иде, хәзер инде барысы белән дә якынлашып, дуслашып беттек. Кочаклашып күрешәбез, фотога төшәбез. «Пятачок»ларның фанатлары да барлыкка килде.
«Пятачок»ның тагын бер әһәмиятле ягы – саф татар телендәге сөйләшүчеләрне, җыр-моң яратучыларны бергә җыя ул. Проект туган телебезне, җырларыбызны, мәдәниятне саклауның таяну ноктасы да.
Безнең, мәдәният хезмәткәрләренең, эше бик тыгыз, аеруча, җәй көннәрендә. Әмма «пятачок»ка чакырсалар мин аны сайлыйм. Бәлки, мин ул тамашалардан иҗатыма рухи көч аламдыр?!
Резидә Ганиева:
– «Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» – ул җырлы-биюле тамаша. «Пятачок» Чаллының бер тарихы дисәк тә ялгыш булмас. Ул Чаллы төзелеше елларындагы дәртле, хисле яшьләр күңеленә миллилеге, җыр-биюләре, гармун көйләре белән кереп урнашкан. Кешеләрнең: «Пятачок»лар безнең яшьлек», – диюләрен ишеткәч «каз тәннәре» чыга. Мин «КАМАЗ» төзелеше елларындагы «пятачок»ларны ишетеп кенә беләм. Без, 9-10 сыйныф укучылары, аның үзәгендә түгел идек, карап кына тордык. Үзәктә эшче яшьләр «кайнады».
Хәзерге «Шәһри Чаллы»дан – «пятачок» – гаҗәеп феномен. Шәһәрнең татар журналистлары «пятачок» тарихын яңартып яза. Еллар үтәр, бу чорны да сагынып искә алып сөйләрләр. «Пятачок»ны яратучылар сафы артканнан- арта бара. Шулай булсын гына. Әлеге бәйрәм җыр-моңга мөкиббән чаллылыларны, тирә-як район кешеләрен, кунакларны берләштерә.
Мин «пятачок»ларны башланыр алдыннан күзәтергә яратам. Оештыручылар (редакция хезмәткәрләре, артистлар, алып баручылар), электрны ялгаучылар, микрофон көйләүчеләр чара башланырга берничә сәгать кала алдан җыела. Алар бәйрәмгә килүчеләрне берәмтекләп каршы алалар. Яратып, сагынып, үз итеп.
«Мин килмәсәм, Аллаһ сакласын, икенчесенә кеше азрак килер дә, аннары бөтенләй ясамаслар, барырга кирәк», – дип йөриләр. Артистларның күңелен күрер өчен, йөгереп кенә бакчасыннан, өеннән чәчәк яисә күчтәнәч алып киләләр. Соңгыларында бу аеруча сизелде. Боровецк бульварында узган «пятачок»та Сәрия Нәбиуллинага җырлап бетергәнче, ике әзмәвердәй ир-ат, чәчәк кибетеннән йөгерә-йөгерә букетлар алып килде. Ул көнне аны чәчәкләргә күмделәр. «Пятачок» – шундый могҗизалы, хикмәтле чара инде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев