Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урау юллар аша – Тукай премиясенә

Тетрәндергеч спектакль.

Быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә 13 кандидат тәкъдим ителде. Алар арасында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (режиссер Фаил Ибраһимов, бабай ролен уйнаучы Рафил Сәгъдуллин, драматург Равил Сабыр) бар. Бу – Чаллының театр сәнгатендә зур вакыйга. 

2010 елда сәхнәләштерелгән һәм 2021 елда яңартылган «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме дәүләт премиясенә чыннан да лаек. Спектакль бүген дә тулы залларда бара, тамашачыны тетрәндерә һәм уйландыра. Анда музыка, сәхнә киемнәре, артистлар уены барысы да югары дәрәҗәдә.

Төп герой, Бөек Ватан сугышы ветераны Насыйбулла бабай мәгълүм сәбәпләр аркасында паспортсыз яши һәм шуңа бәйле рәвештә дәүләт тарафыннан каралган ташламаларны алмый. Бу мәсьәләне хәл итәргә алынган журналист та, бик теләсә дә, дөреслекне чагылдырган язмасын газетада Җиңү көненә бастыра алмый, әмма ул бабайның михнәт тулы тормышын күз алдыннан үткәреп, аңардан гафу үтенә.

Әлеге спектакльне еламыйча карап булмый, чөнки пьеса тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган.
– Бу пьесада төп геройның прототибы – Әгерҗе районының Тугызбуй авылында яшәгән 85 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Муллаян Галләмов. Паспорт алыштыру кампаниясе башлангач, аның беркайчан да паспорты булмавы ачыкланган. Шуңа да карамастан, ул 1940 елда армиягә алынган, аннары Бөек Ватан сугышына киткән, әсирлеккә төшкән, немец концлагеренда, ГУЛАКта булган. Мин газетага материал язу өчен бу бабай белән очраштым. Аның телен чишү җиңел булмады. Күзләрендә курку. «Мин тыныч кына яшим, беркемгә дә тимим, нигә мине газетага язарга?» – ди. Дөрес, газетага язма бирдем, әмма күңелемдә ниндидер юшкын калды, бабайның куркынган күзләре миңа тынычлык бирмәде һәм мин повесть яздым. Анда журналист иртәдән төнгә кадәр бабай белән сөйләшеп, бар сорауга да җавап таба», – дип сөйләде әлеге әсәре турында драматург, журналист Равил Сабыр. 
Равил «Абага» дип исемләгән әсәрен пьеса итеп эшләп, «Земфирәкәй, сылу аппагым» пьесасы белән бергә «Беренче яңа татар пьесасы» бәйгесенә җибәрә. Әлеге бәйгедә «Земфирәкәй, сылу аппагым» лауреат исеме ала. «Абага»га игътибар итүче дә булмый. Шуннан соң Равил «Абага» пьесасын үзгәртеп язып, икенче тапкыр да бәйгедә катнаша. Мәгълүм сәбәпләр аркасында аны җиңдермиләр, әмма анда күтәрелгән теманың актуальлеген исәпкә алып, аны киң катлам кешеләр укырга тиеш дигән максат белән «Казан утлары» журналында бастыралар. Аны артист һәм күренекле режисер Илдар Хәйруллин Камал театрында куярга тели. Әмма ул вакытта Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» драмасы куелу сәбәпле, ике бер төрле әсәрне куймыйк дип, Фәрит Бикчәнтәев «Абага»ны Чаллы татар дәүләт драма театрында куярга тәкъдим итә. Шулай итеп «Абага алмасы ачы була» спектакле Чаллы татар дәүләт драма театрында сәхнәгә чыга. 
Аның премьерасын бик күп күренекле язучылар, җитәкчеләр карап, югары бәя бирәләр. «Монда гади кешенең ачы язмышы чагылган. Чаллы театры артистлары режиссер Фаил Ибраһимов белән бергә совет халкының фаҗигасен профессиональ дәрәҗәдә күрсәттеләр. Афәрин», – дигән иде язучы, драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев. 
Спектакльдә 21нче елгы ачлык, Бөек Ватан сугышы, «Идел-Урал легионы» оештыру, Татарстанның суверенлыгы өчен көрәш һәм башка мөһим темалар күтәрелә. Шуңа да карамастан, ул бер сулышта карала. 
Әлеге спектакльне куйган өчен генә дә Чаллы татар дәүләт драма театрына нигез салган хөрмәтле шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов республиканың мәртәбәле премиясен алырга тиештер. Кызганыч, Муллаян абый гына спектакльне күрергә өлгерми. 

Иҗат төркеме Тукай премиясенә лаек 
«Республиканың югары бүләге – Г.Тукай премиясенә дәгъва кылучы мәртәбәле кандидатлар арасында безнең булуыбыз Чаллы өчен дә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры өчен дә зур горурлык. Мин беренче чиратта Фаил абый Ибраһимов өчен сөендем. 30 ел гомерен театрыбызга багышлап, берсеннән-берсе яхшы спектакльләр куйган шәхес моңа лаек. Тукай премиясенә аның берүзен тәкъдим итсәләр дә шатланыр идем», – диде Нәсыйбулла ролен уйнаган артист Рафил Сәгъдуллин.

Режиссер Фаил Ибраһимов исә «Абага алмасы ачы була» спектаклен сәхнәгә чыгаруны ветеран баласы буларак үзенең намус эше дип саный. 
– Без Җиңү шатлыгы бүләк иткән сугыш ветераннарына мәңге бурычлы. Мин «Абага алмасы ачы була»ны сәхнәләштереп шул бурычымны кайтардым. Спектакль әле дә тулы залда уза. Яңа бинада аны махсус эффектлар кулланып тагын да яхшырттык. Спектакльнең төп геройларының берсе – журналист – Бөек Ватан сугышында катнашкан Насыйбулла карт сөйләгәннәрдән чыгып, ачлык, сугыш елларының барлык авырлыкларын, әсирлек михнәтләрен күзаллый. Аның тормышы белән яши. Һәм ветеранның газаплы тормышына битараф калмый. Соңыннан яшь буын вәкилләре исеменнән 20нче гасырның михнәтләре һәм барлык фаҗигаләре өчен бабайдан гафу үтенә. «Бәлки башкалар сездән гафу үтенергә өлгерә дә алмаслар, ә мин гафу сорыйм», – ди. Насыйбулла бабай нинди генә авырлыклар күрсә дә, мәхәббәте, иле һәм Җиңү өчен көрәшкән. Бу бүген дә актуаль бит. Бүгенге буын вәкилләре Бөек Җиңү бәйрәмендә әтиләренең, бабайларының портретларын күтәреп «Үлемсез полк»ка чыга. Ә без бу спектаклебез белән бабайларыбызның фотосын гына түгел, ә җанын, рухын халыкка кайтардык. Төп герой – журналистны уйнаган мәрхүм Фәнис Сәхәбетдинов та, Фирдүс Сафин да үзләренә бирелгән рольне бик оста башкардылар.
Насыйбулланы уйнаган Рафил Сәгъдуллин турында әйтеп тә тормыйм. Чагыштыру дөрес булмаса да, мин аның Насыйбулла картын легендар Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәренә тиңлим. Аның герое тормышта шактый күп кыйналса да, мәхәббәтенә, Ватанына тугры калган, – диде Татарстанның сәнгать эшлеклесе Фаил Мирзоевич.

Тамашачы Зөлфия Җамалиева да әлеге спектакль турында: «Советлар союзы вакытында, Сталин чорында кешеләр хәтта кычкырып сөйләшергә дә курыккан бит. Без моны үзебезнең әти, бабайлардан күреп беләбез. Әтиебез «Сирус» радиосыннан хәбәрләрне шыпырт кына тыңлый иде. Ул вакытта яңалыклар буенча урамда фикер алышу түгел, кычкырып сөйләшергә дә курка иделәр. «Абага алмасы ачы була» спектакле шул чорларның барлык михнәтләрен, халыкның фаҗигасен чагылдыра. Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә булган бабай гомере буе кимсетелеп яши. Ул 85 яшьне узгач кына беренче тапкыр паспорт ала. Бик тетрәндергеч спектакль бу. Гаделсезлек, түрәләрнең ваемсызлыгы, кешеләрнең бер-берсен сатуы, сугыш афәтләре, ачлык... Бер уч бодай өчен кешеләрне төрмәгә утыртканнар бит. Монда Насыйбулланы яшьлек дуслары сата, шымчыларның кансызлыгы аркасында ул төрмәдә утыра. Кызганыч, бу спектакльдәге күренешләр бүген дә актуаль. Шуңа күрә дә ул әле дә тулы залларда үтә. Аны һичшиксез карарга һәм нәтиҗә ясарга кирәк. Бу драматург Равил Сабырның шедевры. «Абага алмасы ачы була» спектакле Г.Тукай премиясенә күптән лаек», – диде. Әлеге спектакльне берничә тапкыр караган кеше буларак мин дә бу фикерне хуплыйм. 

«Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме Рафил Сәгъдуллин, Фаил Ибраһимов, Равил Сабыр. 
/ Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр