Җурналистларны зурладылар
Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе кысаларында журналистлар белән очрашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде. Җурналистлар торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, муниципаль җирләрне бүлү проблемалары белән кызыксындылар. "Юл төзелешенә килгәндә, 2015 елда әлеге максатка Чаллы 1 млрд сум финанс ярдәме алачак. Яңа елда...
Кичә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясе кысаларында журналистлар белән очрашты. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Җурналистлар торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, муниципаль җирләрне бүлү проблемалары белән кызыксындылар. "Юл төзелешенә килгәндә, 2015 елда әлеге максатка Чаллы 1 млрд сум финанс ярдәме алачак. Яңа елда 6 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шулай ук Яр буе районында төзеләчәк 800 урынлы мәктәпнең проекты инде әзер", - диде Наил Гамбәр улы
Күпләрне борчыган пассажирларны йөртү мәсьәләсенә аерым тукталды җитәкче. "Мин җәмәгать транспортында тәртип урнаштыру яклы. Әлеге системаны тулаем шәхси кулларга тапшырып, бик зур хата ясалган. Шулай ук Чаллыда автомобиль транспортының төгәл хәрәкәт схемасы да юк. Андый схемалар махсус профильле институтларда эшләнә. Гомумән, пассажирларны йөртүне җайга салырга кирәк. Иң мөһиме, халык күп йөри торган маршрутларда зур автобуслар йөрергә тиеш", - дип ассызыклады Наил Гамбәр улы.
Матбугат конференциясенең йомгаклау өлешендә Наил Мәһдиев журналистларга Яңа ел теләкләрен җиткерде. Тынгысыз һәм бик тә җаваплы хезмәтләре өчен ихлас рәхмәтен әйтеп, Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды. Иҗат казанышлары, намуслы хезмәтләре белән шәһәрдәшләребезнең хөрмәтен казанган коллегаларыбыз арасында кадерле хезмәттәшебез - "Шәһри Чаллы" газетасы корректоры Рәсимә Мөнәвир кызы Бәдретдинова да бар (рәсемдә). Без аңа озын иҗат һәм гомер юлына җитәрлек сәламәтлек, рух ныклыгы, гаилә бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев