Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ут белән уйнамагыз!

Шушы көннәрдә Яңа шәһәрнең 13/05 йортында янгын чыкты. Нәтиҗәдә, фатирдагы бер бүлмәгә шактый зыян килде: җиһазлар янып бетте, идән-түшәмнәр каралды. Барысына да баланың ут белән шаяруы сәбәпче. "Алты яшьлек малай әнисе белән өйдә була. Ул уңайлы урында торган зажигалканы табып ала һәм пенопластка ут төртеп, кәнәфи артына ташлый. Ярый әле...

Шушы көннәрдә Яңа шәһәрнең 13/05 йортында янгын чыкты. Нәтиҗәдә, фатирдагы бер бүлмәгә шактый зыян килде: җиһазлар янып бетте, идән-түшәмнәр каралды. Барысына да баланың ут белән шаяруы сәбәпче.

"Алты яшьлек малай әнисе белән өйдә була. Ул уңайлы урында торган зажигалканы табып ала һәм пенопластка ут төртеп, кәнәфи артына ташлый. Ярый әле әнисе бүлмәгә вакытында килеп керә, юкса, фаҗига килеп чыккан булыр иде", - ди янгын сүндерүчеләр.

Хөрмәтле ата-аналар, әби-бабайлар! Балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Аларга шырпының уенчык, ә ут белән шаяруның уен түгеллеген аңлатыгыз, көнкүреш техникасын куллану кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтегез. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төшендерегез. Бала үзенең өй адресын һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең телефонын яттан белергә тиеш.

Балаларны бикле фатирларда ялгызын гына калдыру аеруча куркыныч. Шырпы һәм зажигалканы нәниләрдән еракта тотыгыз!

Александр АЛАКАЕВ,

"Жилой" бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев