Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ут белән уйнаучы» егет

Шәһәрдәшебез Равил Закиров «Ут белән уйнама» («Не играй с огнем») интернет-проектында җиңүче булды. Популяр блогер Гүзәл Хөснетдинованың проектында катнашучылар бер ай дәвамында 8 төрле бирем үтәде. Төн уртасында үзеңә кабер казу биреме бар Татарстанны шаулатты. Ул гына да түгел, бу хакта Россия телеканалы программасында да сюжет күрсәттеләр.

«Ут белән уйнаучы» Равил белән «Шәһри Чаллы» газетасының инстаграм аккаунтында туры эфирда әңгәмә үткәрдек. Аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
– Равил, үзең белән якыннанрак таныштырып үт әле.
– Миңа – 22 яшь. Мин Чирмешән районы Иске Кади авылыннан. Хәзерге вакытта Чаллыда яшим. Биредә эшлим дә, укыйм да, туганнарым да монда. Чаллы – йөз процент минем шәһәр. Монда бик уңайлы, зур да түгел, кечкенә дә түгел, минем өчен бик әйбәт. Чирмешәнне «Мишәрстан» диләр, аның табигате бик матур – чиста чишмәләре, урманнары, болыннары һәм тырыш кешеләре белән данлыклы ул. Мин авылыма гашыйк егет, үземне йөз процент авыл егете дип йөртәм.
– Әти-әниең кемнәр?
– Шәһәргә китәргә мөмкинлекләре булса да, авылны сайлаган кешеләр алар. «Аллаһка шөкер» дип яшиләр. Шәһәрдә әнием бер генә көн тора ала, аннары «кайтасым килә» ди башлый. Әтием фермер һәм нефтяник булып эшли. Фермабыз зур – атлар тотабыз, 4-5 сыер да бар. Әнием – хуҗабикә. 
– Әти-әниеңнең проектта катнашуыңа ничек карады?
– Әни Гүзәлне (Гүзәл Хөснетдинова ред.) карап бара. Мин үзем әлеге инста-блогерның аккаунты белән җәй көне таныштым һәм аның проектында катнашырга булдым. Әти-әнием башта аңлап бетермәде, шок хәлендә калды дисәм дә була. Беренче атнадагы ике биремне тулысынча авылда үтәдем. Шуны күреп, алар да миңа ярдәм итә башлады.
– Биремнәр нидән гыйбарәт иде?
– Беренчесе – өч бәрәннең йоннарын алырга кирәк иде. Безнең бәрәннәр бар, эзлисе булмады. Йонны эшкәртеп, эрләргә тиеш идек. Мондый эшне күргәнем дә юк иде – авылыбызның иң өлкән әбисенә барып өйрәндем. Бәйли белә идем, тиз арада гына чәйнек астына өстәлне кайнардан саклый торган салфетка бәйләдем. Икенче эш итеп – тавык суярга, аш, бәлеш пешереп кунаклар чакырырга, алар өчен өстәл-урындыклар ясарга кирәк иде. Беләсезме ничек җай туры килде бу биремнәр миңа, авыл кешесенә?! Үзебезнең туганнарны, күршеләрне, дусларны җыйдык, җомга көнне матур бәйрәм ясап алдык.


– Шул арада Дагыстанга да барып кайттың?
– Көтелмәгән бирем булды ул. Гүзәл: «Мин сезне Дагыстанда көтеп калам», – дип белдерде. Моңарчы самолетта бер тапкыр да очмаган кеше, төнгә шундый яңалыкны ишеттем. Өстәвенә, беренче булып килергә кирәк, шул чакта гына сиңа «иммунитет» бирелә. Ягьни подписчиклар теләктәшлек белдермәсә дә, син проекттан төшеп калмыйсың. Бигеш аэропортында Камилә белән беренче булып билетлар сатып алдык. Иртәнге 9да без инде Дагыстанда идек! Шул рәвешле без лидерлар булдык. 
Чираттагы бирем җиңел тоелды – балык тотарга. Әмма көне буе су өстендә көймәдә утырсак та балык тота алмадык. Боерган авылында Ык елгасына килгән идек. Әлбәттә кәефем китте! Аннары шундый карарга киләм – туган якка кайтырга кирәк! Дөрес эшләгәнмен дип уйлыйм, чөнки авылга кайткач, мин гомеремдә беренче тапкыр чуртан балыгы каптырдым. Беренче көнне кояш чыкканнан батканчыга кадәр көймәдән чыгарга ярамый иде. Икенче көнне Гүзәл: «Иртәнге 6дан тотасыз, яр буенда тотарга да ярый», – диде. Шулай итеп, мин шартларны бозмыйча биремне уңышлы үтәдем.
– Өченче атнада нинди сынау көтә?
– Беренче бирем күңелле иде – кибеттә кешеләр белән гимнастика ясарга иде. Мин аны шәп итеп үтәдем дә авылга кайтырга булдым, чөнки икенче биремне үтәргә кирәк иде.
Проект башында ук Гүзәл: «Өченче атна иң авыры булачак, морально», – дип кисәткән иде. Аны ишеткәч, шокта калдым. Кабер казып, төнге уникедән бергә кадәр шунда бер сәгать ятып торырга. Бу биремгә карата күпме генә хейт (күрә алмау сәбәпле махсус начар комментарий язу – ред.) булмады. Аны үзгәртеп бетерделәр. Әмма минемчә, кешеләр аның мәгънәсен аңламадылар. 
Биремне ишеткәч әтигә шалтыраттым. Әти: «Кайт, авыр булса да эшләрбез», – диде. Зираттан ике метр читтә кабер казыдык. 
– Әйе, әтиеңнең янәшәдә булуын туры эфирда күреп, ишетеп тордык. Аңа «Улыңа шундый эшкә барырга ник рөхсәт иттең?» кебек сорауларга ул «Бала хакына» дип җавап бирде.
– Әти белән әни намазда, бу биремне алар җиңел кабул итте. Аннары матбугатта күтәрелгәч  аларга да авыр булып калды, әмма әти бу проектның минем өчен никадәр мөһим икәнен аңлады. Белсәгез иде, әтинең нинди авырлык белән ул каберне казыганын?! Ул булмаса, мин бу биремне үти алмас идем. Алдан искәртелгәнчә рухи яктан бик авыр булды. Авыл халкы да мине дә, биремнең мәгънәсен дә аңлап бетермәде.
– Мәгънәсе нинди иде соң?
– Ярты сәгать кабердә ятканнан соң мин шуны аңладым – бүген син бар, ә иртәгә инде юк. Бүгенге көн белән яшә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле бул, дөрес кеше бул, мохтаҗларга ярдәм ит! Иң мөһиме – тыйганнардан тыел! 
– Комментарийда: «Күпме кыенлык китердең якыннарына», – дип язалар...
– Алай түгел. Бу проект безнең гаиләне киресенчә берләштерде. «Равил ничек булышыйм? Равил, нишлим?» – һәр биремдә һәр туганым миңа әнә шулай дип кенә торды, ярдәм итәргә ашыкты.

 
– Мондый ярдәм итүчеләр булмаса, проекттагы биремнәрне башкарып та чыгып булмыйдыр. Икенче яктан, шарты буенча, син барысын да үзең эшләргә тиеш. Монысы бер. Икенче кыенлык – барысын да сыйфатлы итеп видеога төшерү. Ә синең кадрларын бик матур иде.
– Беренчедән, мин Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоеп яшим. Мин үзем фотограф, шуңа мин кадрларның ничек килеп чыгачагын тоемлап төшерәм. 
– Соңгы атна биремнәре авыр булдымы?
– Минем өчен иң авыр бирем ул – чәч кисү булды. Беренче көнне ул һөнәргә иртәнге 8дән 10га кадәр өйрәндем. Икенче көнне парикмахерсыз, үзем генә чәч алдым. Дөресен генә әйткәндә утырып еларга әзер идем. Кул ятмый. Модельләремә 3әр, 4әр сәгать көтеп утырганы, парикмахер Лилиягә сабыр гына өйрәткәне өчен чиксез рәхмәт.
Иң истә кала торган бирем – ДЦП белән авыручы Мәрьям янына баруым. Аңа 8 яшь. Аның турында күз яшьләрсез сөйләп булмый. Ул баланың чиста күңеллелеге... Гаиләсе дә шундый якты, киң күңелле. Кыскасы, чын мөселман гаиләсе. Алар Казанга якын гына урнашкан Гильдеево дигән авылда яши. Бу гаиләдә көне буе кунакта булганнан соң, саулыгыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт шөкер итеп яшәргә кирәклеген тагын бер кат аңладым. 
– Җиңүеңне ишеткәч, нинди хисләр кичердең?
– Ниндидер шок. Әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Соңыннан күңелем шатлык белән тулды. Иң беренче булып әти-әнигә шалтыраттым – бергә куандык, елап та алдык. Аннары телефоным тынып тормады – туганнар, дуслар... 
– Беренче урын өчен нинди бүләккә лаек булдың?
– Миңа Гүзәл 90 мең сум акча һәм айфонның 12 pro моделен алып кайтчак. 
– Отышың белән нишләячәксең?
– Проектта катнашырга миңа дустым, туганым Рөстәм Сөнгәтов булышты. акча биреп торды. Откан акчаларым һәм бүләк-айфонны мин аңа бирәчәкмен. Мин дә буш калмыйм – хис-кичерешләргә баедым, җиңүче исеменә лаек булдым, максатларыма ирештем. Аллаһы Тәгалә нәрсә язган, шул булыр. Борчылып, комментарийларда язучыларга шуны әйтәм – «Миңа язган миңа булыр».


 

Равил сүзендә торды - акчаны һәм айфонны спонсор туганына тапшырды. Ә инстаграмдагы меңнәрчә язылучылары аңа теләктәшлек белдереп, 200 меңнән артык акча күчерде. Шул акчага шәһәрдәшебез 13нче айфон сатып алды, ә калган сумманы кечкенә Мәрьямгә күчерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: интервью блогер интернет