Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Утыз Имәни укыткан данлыклы авыл

Тарихы 1300нче елдан башлана.

Газетабызда «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» дигән сәхифә игълан иткәч, туган авылым Исләй турында язарга булдым.
Әтием Фоат Галимов бик башлы кеше, хәтере дә искиткеч иде. Аның әйтүенчә, Исләй авылының тарихы бик еракларга барып тоташа. Авылдагы борынгы зиратта кабер ташына 1300 ел дип язылган. Димәк авыл тарихы шуннан башланадыр да. ХIХ ел башында авылның бер мәдрәсәсендә татар язучысы, галиме, мәгърифәтче Габдерәхим Утыз Имәни укыткан. 

1957 елда авыл халкының тырышлыгы нәтиҗәсендә сөт җитештерү буенча колхоз зур уңышларга ирешеп, Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашкан. Бер ара авылда ике колхоз үзара ярышып эшләгән. Бүгенге көндә исә совхоз таралды, мәктәп бетте. Авыл халкын берләштереп торучы мәчет, китапханә һәм клуб кына эшли. 
Авылның исеме каян килеп чыккан дигән сорауга әтием: «Һәрьяктан куе урман каплаган бер урында Ислам исемле кеше үзенең туганнары белән бергә йорт салган. Руслар бу кешенең исемен Исляй дип йөрткәннәр, авылны Исләй дип атаганнар», – дип сөйләгән иде. 

Исләйдән ерак түгел, Болгар чорыннан килгән археологик казылмалар да ачыкланган. Бу җирне халык телендә Таш билге дип йөртәләр. 

Авыл халкы җир эшкәртү, терлекчелек, мич чыгару, бәйләү белән шөгыльләнгән. Балта осталары да күп булган. 20нче гасыр башында авылда мәдрәсәле ике мәчет, су тегермәне, алты бакалея лавкасы эшләгән.  Совет власте хакимлек иткән елларда   мәчетләр ябылган. Авыл башта Казан губерниясенең Чистай өязе Каргалы волостенә, аннары ТАССРның Чистай кантонына, 1935 елның 10 февраленнән Кызыл-Армия, 1958 елдан башлап Чистай районына кергән. Анда 1859 елда – 865, 1897 елда – 1466, 1920 елда – 1793, 1958 елда – 724, 1970 елда – 684, 1989 елда – 284, 2022 елда – 181, бүгенге көндә 122 кеше яши. 

Беренче колхоз 1929 елда барлыкка килгән. «Таш Билге» колхозында 1936-37 елларда беренче «Фордзон» тракторы йөри башлаган. Аны халык «шайтан арбасы» дип атаган. Мәгьсум Сәлахов беренче тракторчы булган. Шуннан бирле авыл егетләре күрше Каргалы авылында тракторчылар әзерләү курсларында укый башлаганнар. 

– Ә авылның беренче укытучысы – әниемнең бабасы Гатаулла Булатов, үзгәртеп кору җилләре вакытында төзелгән яңа мәчеттә беренче мулла җизнәбез Исмәгыйль Залакаев булды. Аннары бу вазифаны Сәйфулла Сафин, Хәмит Урманчиев башкарды, – ди Мәдинә Габитова. – Бөек Ватан сугышына авылдан 216 кеше китә. Исән-сау кайткан 216 кеше арасында Өч Дан ордены кавалеры Даян Булатов та бар. Ул гомеренең соңгы көненә кадәр туган авылыбызда тракторчы булып эшләде, – дип сөйләде горурланырлык авылдашы турында Мәдинә ханым. 
Ул үзләренең бала чакта Өч тау дип аталган җиргә җиләккә йөрүләрен дә искә төшерде. «Биредә борынгы шәһәр булган. Әбиләр, әниләр безгә анда алтын капкалар бар дип сөйли иделәр. Без шуларны эзли идек», – ди ул. Исләйдәге бу җирләр археолог, галимнәрнең тикшерү эшләре алып баруын көтә...
 
Җитәкчеләр авылны саклап калырга тырыштылар 
1945 елда Исләйдә «Киров» һәм «Молотов» исемендәге колхозлар барлыкка килә. 1950 елда аларны «Гигант» колхозына берләштерәләр.
Авыл халкы 1951 елдан колхоз рәисе булып эшләгән Ибраһим Вилдановны хәзер дә сагынып искә ала. Чөнки ул идарә иткән елларда колхоз «чәчәк ата». Терлекчелек фермалары, колхоз конторасы, агач клуб төзелә. Ике катлы кирпеч бинада медицина пункты, китапханә эшли башлый. Шулай ук агач кибет төзелә, колхоз ихтыяҗы өчен электр генераторы алына. 1959 елда яңа агач мәктәп ачыла... 
«1961 елда хуҗалык «Роман» совхозына әйләнә, авылда электр станциясе эшли башлый. Әтием башта утны иртәнге 8дән кичке 10га кадәр биргәннәр дип сөйли иде. 1965 елда һәр йортта ут өзлексез янган. Шул ук елда радиузел эшли башлаган. 1971 елда әтием Рәфәгать Гафуровны «Степной» совхозының икенче бүлеге управляющие итеп куялар. Ул авыл үсеше өчен күп көч куя. 1972 елда авылда үзәк суүткәргеч булдырыла, 1974 елда яңа кирпеч мәктәп, 1983-86 елларда ак кирпечтән бина төзелә. Анда клуб һәм балалар бакчасы урнаша. Аннары барлыкка килгән «Исләй» совхозын КАИны тәмамлаган авылдашыбыз Рәмис Сафиуллин җитәкли, аның урынбасары Рафик Мохтаров була», – ди Каргалы гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Лотфуллина. 

Алар җиң сызганып, авылны тагын да үстерергә керешәләр. 1991 елда 12 гаиләгә 6 ике фатирлы коттедж төзелә, халык зарыгып көткән асфальт юл салына, лаеклы ялдагы мәктәп директоры Хадимә Булатова белән бергәләп йортларга газ кертәләр. 

Игелекле кешеләр ярдәме белән мәчет тә төзиләр. Бу эшнең башында Рафик Мохтаров тора. Аны 1992 елның апрелендә Мөтәвәллиятнең беренче рәисе итеп куялар. «Рафик Рәшит улының мәчет төзү эшен җитәкләвендә бер хикмәкт бар. Ул – утызынчы елларда кулак дигән булып, җиде баласы белән йортыннан куылып, соңыннан авылдан сөрелеп, Сталин лагеренда җан биргән мәэзин Мөхәммәдсафа оныгы бит. Бабасына кулак дип бәйләнүчеләр аның нәкь менә дин кешесе булып, хакыйкатьне әйтүенә каныккан да инде. Еллар узгач бабасының эшен оныгына дәвам итәргә насыйп булган. Мөхәммәдсафа бабайның хаклыгы расланган. Игелекле кешеләр ярдәме белән төзелгән мәчет менә шул хаклыкка һәйкәл булып авыл халкына хезмәт итә», – ди журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Садыйкова. Кызганыч, шәһәрдәге кебек шартлар тудырылгач, илдә башланган икьтисадый кыенлыклар Исләйне дә читләтеп узмый. Башта фермадагы терлекләрне саталар, аннары фермалар сүтелә... Хезмәт хакы түләүдә кыенлыклар килеп чыккач, авылның эшли торган кешеләре илнең төрле төбәкләренә тарала. Заманында гөрләп торган Исләйдә бүгенге көндә нигездә пенсионерлар гына яши. Чөнки авылның мәктәбе дә, балалар бакчасы да ябылды. Юкса, мәктәпнең соңгы директоры Дания Әхмәтҗанова бинаны яхшы итеп ремонтлатты, туган якны өйрәнү музее, спорт мәйданчыгы булдырган иде. Хәзер бу бина хуҗасыз, ташландык хәлдә. 

Авылның киләчәге өметсез булса да, Исләйне ихлас яраткан кешеләр андагы тормышны җанландырып, күңелле итеп яшиләр. Китапханәдә, клубта һәм мәчеттә рәсми, дини бәйрәмнәрне файдалы итеп үткәрергә тырышалар. 

Махсус хәрби операциядәге егетләргә маскировка челтәрләре, коры душ һәм башка кирәк-яраклар әзерлиләр. 

Мәчет имамы Рафик Мохтаров авыл советы рәисе Виталий Чернышев, авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар белән берлектә зиратны тәртипкә китерде, мәчетне капиталь ремонтлатты. Хәзер авылыбыз тарихы һәм данлыклы кешеләре турында китап чыгарырга җыена. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #шушы җирдән, шушы туфрактан без