Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үз-үзенә кул салырга теләүчене телефон аша туктатып буламы?

Бүген 17 май Россиядә Халыкара балалар ышаныч телефоны көне буларак билгеләп үтелә. Аның максаты – авыр хәлдә калган балаларны саклау һәм аларга ярдәм итү, мондый хезмәт турында мөмкин кадәр күбрәк кешеләргә мәгълүмат тарату. Чаллыдагы «Ышаныч телефоны» 1992 елда оешкан. Биредә телефон аша балаларга һәм өлкәннәргә психологик ярдәм күрсәтелә.

Белгечләргә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр? Үз-үзенә кул салырга теләүчене телефон аша туктатып буламы? Ни өчен психологлар эш урынына килгәч киемен алыштыра? Бу һәм башка сорауларга «Ышаныч телефоны» җитәкчесе Лүзә Нәҗах кызы Фәрхетдинова җавап бирде.

Әңгәмәдәшем 15 ел элек мәктәптә физика укытучысы булып эшли. Бервакыт аның күзенә белдерү чалына – ышаныч телефонына хезмәткәрләр җыялар. Ул үз-үзен сынап карарга була, бәхетенә, аны эшкә алалар. Стажировка үтеп, беренче булып татар линиясенә утыра. 
 – Мин һәрвакыт психологиягә тартыла идем, аннары уку мөмкинлегенә дә кызыктым. Ул вакыттагы директорыма бик рәхмәтле – ситуацияләр никадәр катлаулы булмасын, мөстәкыйльлек бирә иде. Шул рәвешле күп нәрсәгә өйрәндем. Актив тыңлау дигән техниканы, ягъни сораулар бирә-бирә, аңлаганыңны күрсәтеп, кешене сөйләтүне үзләштердем. 
Ышаныч телефонында псевдоним белән генә эшлиләр. Минеке Айгөл иде. Эшкә килеп утыру белән Айгөл роленә керәм – аның уйлары ире яки балалары турында түгел, психолог буларак бары тик шалтыраткан кешенең ситуациясе турында гына булырга тиеш.
Максатым кешенең проблемасын хәл итү түгел, үзе хәл итсен өчен аның мөмкинлекләрен табышу. Моның өчен дөрес сорау бирә белергә кирәк. Проблема сүзен дә кулланмыйбыз, бурыч, мәсьәлә, дибез. Чөнки мәсьәләнең һәрвакыт чишелеше бар. Шалтыраткан кешенең элек башкарып чыга алган эшләрен искә төшереп, үз-үзенә булган ышанычын кайтарабыз. Мондый ярдәм бигрәк тә балалар өчен мөһим. Тәрбиянең төп бурычы – балаларны өлкәннәрдән башка яшәргә, авырлыкларга каршы торырга өйрәтү, – дип, хезмәтенең нечкәлекләре турында сөйли Лүзә Фәрхетдинова. 

2010 елда биредә балалар линиясе ачыла. Бүгенге көндә 8-800-2000-122 бердәм номеры бөтен Татарстан буенча эшли. Ягъни Чаллыдан шалтыраткан бала белән Казан, Алабуга, Менделеевск һәм башка шәһәрләрдәге операторлар сөйләшергә мөмкин. 
– Кызганычка каршы, хәзерге заманда яшүсмерләр аралаша белми, күпчелегенең дуслары юк, аз хәрәкәтләнә, нәтиҗәдә еш авырый. Бу, мөгаен, интернетта күп утырудандыр. Әти-әниләре көннәр буе эштә, шуңа күрә сөйләшүче, аралашырга өйрәтүче дә юк. Балаларга бит матур кием, тәмле ашату, кыйммәтле телефоннан бигрәк, өлкәннәрнең яратуын тою кирәк. Кич утырып серләшү, кочаклашу җитми аларга. Күңел җылысын тапмаган яшүсмерләрнең күңел катуы хәтта фаҗигагә китергән күпме очраклар бар!

«Кызлар-егетләрне борчыган, куркыткан тагын бер мәсьәлә – имтиханнар», – ди психолог. Өлкәннәрнең артык таләпчән булуы ситуацияне тагын да кискенләштерә. Ә бит бу очракта әти-әниләр ярдәм итәргә, материалны бүлеп үзләштерергә, планлаштырырга өйрәтергә тиеш.
Балалар линиясенә 18 яше тулмаганнар һәм тәрбия мәсьәләсенә кагылышлы сораулар белән баласына 18 яшь тулмаган әти-әниләр, сабыйлар язмышына битараф булмаган өлкәннәр дә мөрәҗәгать итә ала. Тик кризислы ситуациядә, әйтик, кешедә үз-үзенә кул салу теләге булса, нинди яшьтә булуына карамастан, аңа ярдәм күрсәтелә. Мондый шалтыратулар еш кына 112 хезмәте аша да килә.
– Үлем турында сөйли икән, димәк, кешенең яшисе килә. Димәк, ул ярдәм сорап ялвара. Андый кешеләр гадәттә үз эченә йомыла, нәрсәгәдер әзерләнә. Яки, киресенчә, артык аралашучанга әйләнә. Гадәттә, ул уйлары белән инде кем белән дә булса бүлешкән була, без – аның соңгы өмете. Шалтыраткач, әңгәмә вакытында аны хәлиткеч уеннан кире кайтарабыз.

Өлкәннәр, нигездә, аерылышканда, низаглар, хыянәт, ялгызлык, җавапсыз мәхәббәттән интеккән вакытта шалтыраталар. 60, 70 хәтта 80 яшьтәгеләр арасында балалары тарафыннан кыерсытылып яшәүчеләр бар, –дип сөйли Лүзә Фәрхетдинова. 
– Алар белән сөйләшүе аеруча авыр. Гадәттә, яше инде 30, 40тан артса да, балалары әниләре белән бергә яшиләр, күпчелеге эшләми, алкоголь куллана. Иң аянычы – аларның картларга кул күтәрүе. Хокук саклаучылар да бу вакытта ярдәм итә алмый, чөнки әти-әниләр хәтта имгәткән очракта да балаларын яклап чыга.

Бүгенге көндә психологлар күп булса да, ышаныч телефонының әһәмияте кимеми, чөнки бу хезмәтнең уңай яклары күп, ди Лүзә Фәрхетдинова. 
– Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, ял көнне дә, бәйрәмдә дә шалтыратырга була. Психологның тавышы ошамаса сөйләшмисең. Сине беркем дә күрми, исемеңне әйтмәсәң дә була. Алдан язылырга да, түләргә дә кирәкми. 
Хәзерге көндә мөрәҗәгать итүчеләрне 52-55-52 номеры буенча татар линиясендә, 52-96-96 номерында рус линиясендә кабул итәләр. 
– Татар линиясенә шалтыратучылар аерылып тора, – ди телефон җитәкчесе Лүзә Нәҗәховна. – Алар эмоция белән сөйли. Тик, кызганычка каршы, чиста татарча сөйләшүчеләр елдан-ел кими, сөйләшү барышында күп кеше русчага күчә. Авыллардан исә нигездә балалар линиясенә шалтыраталар. Әлеге номерга шалтырату кәрәзле телефоннан да бушлай. Уйнап шалтыратучы сабыйлар да бар. Гадәттә, аларда кызыксыну көчле, аларга нинди очракларда ярдәм иткәнебезне аңлатабыз, – ди Лүзә ханым. 

Шалтыратучыларның 65 проценттан артыгы хатын-кызлар. Күпчелекнең яше – 14тән алып 34кә кадәр. Ышаныч телефонында алар белән 12 педагог-психолог, барысы 14 кеше эшли. Кызганычка каршы, әлеге хезмәт бүгенге көндә кадрлар кытлыгын кичерә.
– Элек педагогия институтының 4нче курс студентлары белән эшли идек. Алар бездә практика үтеп, тәҗрибә туплап, эшкә кала иде. Хәзер белдерү буенча хезмәткәрләр эзлибез. Башта тавышын тыңлыйбыз – тыныч, дөрес сөйләмле, колакка ятышлы булуын карыйбыз. Аннары очрашып сөйләшәбез, тестлар үткәрәбез. 

Эшкә алынган очракта һәркем даими рәвештә Мәскәүдә Балаларны җәберләүдән яклау милли фондында укулар үтә. Бу вакытта психологлар кеше белән эшләүдән тыш, үз-үзләренең рухи сәламәтлеген кайгыртырга да өйрәнә. Эш барышында да аларның иминлеге беренче урында. Психологларның ышаныч телефонында эшләгәнен, офисның кайда урнашканын бары тормыш иптәше, әти-әнисе генә белә. Авыр сөйләшүләрдән соң алар җитәкчесенә бу хакта сөйли, бушана. Эш урынына килгәч киемен алыштыра, шул рәвешле башка кеше роленә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев