Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Үзебезнекеләр өчен тегәбез

Пенсия яшендәге хатын-кызлар көн саен, хәтта бәйрәмнәрдә дә «штаб»ка килеп 6-7 сәгать эшли.

 Чаллыда «Безнекеләр өчен тегәбез» төркеме эшли. 200 ләп кеше берләшеп  фронттагы госпитальләр өчен кирәк-яраклар, киемнәр тегә, гуманитар ярдәм туплый. Күпчелеге пенсия яшендәге хатын-кызлар көн саен, хәтта бәйрәмнәрдә дә  «штаб»ка килеп 6-7 сәгать эшли. Аларның язмышлары, кызыклы фикерләре белән газета укучыларны да таныштырасым килде.  

«Дүрт ай бомбалар астында яшәдек»

 Людмила Косареваны ире белән 37 ел элек юллама буенча Луганскига эшкә җибәргән булганнар. 2 ел элек алар улларын да ияртеп, Чаллыга, кызлары янына кире кайта. 
– Анда 4 ай бомбалар астында яшәдек. Фатирыбызга ике снаряд төште. Ярый әле шартламады, шунда зал уртасында калды,– дип искә ала ул. 

– Безне азат иткән солдатларны, күзләрен оныта алмыйм. Балаларын, хатыннарын бик сагыналардыр, дидем. Арганнар үзләре, кемдер үләндә утыра, кемдер ятып тора, яралылар да бар.
Людмила Николаевна төшенкелеккә бирелмәсен өчен кызы аңа тукымалар алып бирә, тегеп юан, ди. Ә ул хәрбиләргә ярдәм итәр өчен волонтерлар үзәген таптыра.

– Кызым адресны әйтүгә, киендем дә чыгып йөгердем. Башта өйгә алып кайтып  тектем, аннары юрган кебек зур әйберләр киткәч, калып эшли башладым. Кыш буена 35 оекбаш бәйләдем, 85 эчке кием тектем, юрганнарның исәбе юк. Эш бетми, шулай да монда күңелем ял итә. Кызлар да бик әйбәт.


«Монда күп нәрсәгә өйрәндем»

Римма Муллахмәтовага 67 яшь, Башкортстаннан. Чаллыга килгәненә 30 елдан артык. Ул чорда монда автобуста, урамда татарча сөйләшкәннәрен ишетеп шаккатуын елмаеп сөйли. Лаеклы ялга чыкканчы ул иминият компаниясендә эшли. Хәрби операция башлану белән коры душ ясаучыларга кушыла, маскировка челтәрләрен үрүчеләргә дә ярдәм итә.
–Тегү машинам бар иде, гади әйберләр теккәли  идем, хәзер күп нәрсәгә өйрәндем. Әле пэчворк техникасына кызыктым, интернеттагы башка кул эшләрен  дә карыйм. Сугыш беткәч тә, эшсез калмабыз, Алла теләсә. 

Башта ул атнага 2-3 тапкыр, хәзер көн саен диярлек «эш»кә йөри.
–  Иремә өйдә булуым күбрәк ошаса да, анлый инде. Үзем дә ашарга әзерләп, эшләремне төгәлләп китәм. Ул «Чаллы су каналы» оешмасында эшли,  Әле тегү машинасын рәтләргә чакырасым килә, алтын куллы ул минем, ди елмаеп Римма ханым. Ул төркемгә очраклы кешеләр килмәвен мисаллар белән дәлилләп сөйли.  
– Бервакыт Элеватор тавыннан бер хатын-кыз килде, аның ире дә улы да хәрби операциядә. Машинасына күп итеп гуманитар ярдәм төягән. Бергәләп ташыдык та аннары чәй эчтек. Әле күптән түгел төркемгә Светлана ханым килде. Ул 40 ел Спитак шәһәрендә фабрикада эшләгән, бик оста! Ә үзе безгә көн саен күчтәнәч ташый.

Яшьләр дә килә. 28 яшьлек  бер кыз инде 7 ел Вьетнамда яши, әнисенә кунакка кайткач, ике атна буе монда эшләде. Берьюлы 3-4 төркемгә ярдәм итүчеләр дә бар икән. 
– Гөлүзә апа монда тегә, өендә чәй өчен үләннәр киптерә, аларны тутырыр өчен пакетларны сәүдә базасына барып ала, ялларда өченче төркемгә барып коры аш әзерли. Үзенә 73 яшь! 


«Гимнны аягүрә басып тыңлыйм»

Наймә Айсовна Саитовага 74 яшь, ул пенсиягә кадәр зур төзелеш оешмасын җитәкләгән.  Аңа карап ике кызы, улы да волонтерлыкка килгән, хәрбиләргә ярдәм итәләр. Улы Русланның үз төркеме бар, алар иске машиналарны сатып алып, ремонтлап, инде бишне фронтка җибәргән. Наймә ханымнан ни өчен бу эшкә алынуы турында сорыйм. 
–  Мин патриот, хәзер дә гимнны аягүрә басып тыңлыйм, бу – минем канымда, әти-әнием дә шундый иде. Кич саен йоклар алдыннан «Ә бүген мин егетләрнең хәлен җиңеләйтер өчен нәрсә эшләдем?» дип уйланып ятам.

 Кызганыч, физик көч таләп иткән зур эшләр башкара алмыйм, әмма атнага 2-3 мәртәбә монда киләм, калган көннәрне медицина салфеткалары, коры душлар ясый торган урынга барам. Өйдә дә тегәм, кайбер көнне иртәдән кичкә кадәр, күзләрем талганчы. Аллага шөкер, балаларым үсте, оныкларым, минем өчен бу мөһим икәнлеген аңлый. Телефонымда 4 волонтерлык группасы бар, кайчанга  нәрсә кирәклеген белеп торам.  


«Арыта, билгеле, ә ташлап булмый»

73 яшьлек Татьяна Бычкованың әнисе - сугыш чоры баласы, үсмер чакта Төмән өлкәсендә тайгада утын әзерләгәндә аякларын өшеткән. «Сугышның нәрсә икәнен ишетеп устем. Мин дә солдатларга ярдәм итәргә тиеш»,-  ди ул. 
 Әңгәмәдәшем һөнәре буенче тегүче, өлге кисүче. Гомер буе ательеда эшләгән, соңрак 47нче училищеда балалар укыткан. 
– Зур бер капчыкка тутырып  челтәр үрүчеләргә  тукымалар илттем. Җылыткычлар, койма сеткаларын, ашамлыклар, хәтта сапогиларымны да волонтерларга илттем. Танышлардан, туганнардан да  әйберләр җыйдым. Аннары шушы төркемгә килдем. Һәр көнне эшлибез - 31нче декабрь. 1 январь, 8 мартта да. 


Татьяна Алексеевна биредәге кызлар өчен остаз да, сыйфат тикшерүче дә.
–  Өйрәтәм, аңлатам, унар кат кабатлыйм. Кайберәүләр «Бу бит бер кат кулланыр өчен генә» диләр. Ә мин башкача булдыра алмыйм. Дөрес, монда технологияне үтәү кыен, мөмкин түгел диярлек. Әле тукыма җитми, әле җепләр. Без теккән юрганнар катлы пирог кебек. Шуңа тегү авыр, өстәвенә махус түгел, гадәти өй машиналары. Ярый әле совет чорыныкы. Чит илнекеләр мондый калынны тегә алмый. Тукыманы бар көчеңә тартырга кирәк  - ярты елда 4 килога ябыктым! Арыта, билгеле. Ә ташлап булмый. Монда йөрүчеләрне геройлар дияр идем. Аларның вакытлары да башкаларныкыннан күбрәк түгел, сәламәтлекләре дә ныграк түгел. 


«Үзем өчен сорамыйм бит. Солдатлар өчен»

Валентина Захаровага 64 яшь, ул да хәрби операция башыннан бирле волонтерлар рәтендә. Әңгәмә башында ук «Тегә белмим» дип куйды. Тик мондагы кызларга аның башка сыйфатлары бик кадерле. Ул аралашучанлыгы аркасында барган җиреннән буш  кайтмый икән.
– Кибеткә керсәм, әйбер сорамый калмыйм. Күпләп сату базарында да, җимеш сатучылардан да. Еш кына бүләк итәләр – тукыманы да, чикләвекне, суган белән бәрәңгене дә. Шәһәр буйлап балалар бакчаларын да әйләндем инде. Иске юрган тышлары жыйдым. Юк дисәләр дә чыгып китмим.Үзем өчен сорамыйм ич, - дип елмая Валентина Владимировна.  


Аның тегүчеләрдән торган үз төркеме дә бар. Күпчелеге өйдә генә тегә. Аларның әзерләп куйган әйберләрен Валентина ханым җәяү барып ала, тукымаларны илтеп бирә - 10шар килолы пакетлар ташый. 
– Монда  килгәч мендәр тутырам, урын-җир әйберләрен комплектлап пакетларга, аннары тартмаларга салам. Өйгә соң гына кайтыла, тик иң мөһиме - госпитальгә әйберләр вакытында китсен.


«Әнием, конфетларны солдатларга бирик»

Гөлнара Гаделшина – «Безнекеләр өчен тегәбез» төркеменең җитәкчесе. Бу эшкә алынуына  улы сәбәпче икән.
– Хәрби операция башланганда Әмиргә 9 яшь иде. Яңа елга аңа татлы күчтәнәч бирделәр. Әнием, конфетларны солдатларга бирәсем килә, диде. Кая илтик икән, дип эзләгәндә интернетта Герат волонтерлык үзәген күрдек. Бардык,  андагы кызлар белән танышып, дуслашып киттек. Улым, тәм-томнарны җыеп, атна саен шунда илтә башлады. Мин дә тартылдым. 

2023нче елның июнендә Гөлнара ханым «Безнекеләр өчен тегәбез» төркемен оештыра. Башта 7 кеше булсалар, хәзер - 200. Заказларның күпчелге фронттагы госпитальдән килә.
– Кызларым нәрсә генә текми! Урында яткан егетләргә каплап кына куя торган эчке киемнәр дисеңме,  яралы аякка сыярлык киез тапочкилар, флис оекбашлар,  җилетлар, кровать янында кирәк-яракларыңны тотар өчен кесәле органайзер, озак ятканда тән тишелмәсен өчен куя торган мендәрчекләр дә. Вещмешок теккәнебез юк иде, 70 штукка заказ  алгач ике  атнада тегеп бирдек. Аннары тиз арада 300 эчке ыштан сорадылар. Мин аларга сокланам.

Төркемдәге кешеләр шифалы үләннәр дә, чәй дә, тозлаган кыяр да, тукымалар, аяк киемнәрен дә китерә, ди әңгәмәдәшем. 
–Эшли башлаганда тегү машинасын сорадык. Берне алып килделәр, икенчене. Үтүк тә китерделәр, өстәл дә, ни сорасак шуны. Бер солдат безгә хәтта өр-яңа электр тегү машинасын бүләк итте. Аннары мэриягә барып бүлмә сорадык, «Герат» сак предприятиесе белән бергә бүлмә бирделәр – уты, суы бар, җылы, Аллага шөкер. Хәрби операция төгәлләнгәнче куллана алабыз. Ай саен акчалата ярдәм итүче спонсорларыбыз да бар. 

Әйберләрне барып алу, илтеп кую өчен ул автоволонтерлар төркеме оештырган, анда 30лап кеше бар – үз машиналарында йөриләр. Нигездә ир-атлар, чөнки  йөк авыр. 
– Баштарак авыр булды. Үзем җыйдым, үзем ташыдым, логистиканы чамалый алмый интектем. Хәзер эш көйле  – дежурлык графигы, җаваплы кешеләр бар. 

Гөлнара ханымның хәрби операция башланганчы беринди җитәкчелек тәҗрибәсе булмавына хәтта ышануы да авыр. Аның әйтүенчә, ул 18 ел балалар бакчасында гади хезмәткәр булып эшләгән.  Тик хәзер инде аның тормышы да, тормышка карашы да үзгәргән.
– Элек өйдә шкафымда идеаль тәртип, бар нәрсә үз урынында ята иде. Хәзер караган да юк,  моны вакытны бушка үткәрү дип саныйм. Мондый мәшәкатьләр икенче планга күчте. Иптәш кызларым алар белән кибеткә чыкмаганга үпкәли, ә минем моңа вакытым юк. Сәламәтлекне сакларга кирәклеген аңладым, якыннарымның, тыныч тормышның кадерен белә башладым, ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев