Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәгыйзь Рафиков: «Дүрт меңгә якын туганымны барладым»

11-12нче буын ата-бабаларын ачыклаган әңгәмәдәш шәҗәрә төзү барышында кыенлыклар һәм кызыклы хәлләр турында сөйләде.

2024нче ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Бу уңайдан  гаиләне барлаучы, буыннарны бәйләүче шәҗәрә төзүчеләрнең берсе белән таныштырасыбыз килә. Әңгәмәдәшебез – Мәскәү кунагы Вәгыйзь Рафиков. Аның белән Чаллыдагы туганы Рәмзия ханым Мөхәммәтҗанова янына килгән көнне очраштык. Ул 4 меңгә якын кеше турында мәгълүмәт туплап кына калмаган, Татарстанда яшәп тә бер-берсе белән озак күрешмәгән яки бер-берсе турында бөтенләй белмәгән кешеләрне очраштырган да. Шәҗәрә төзү барышында кыенлыклар да, кызыклы һәм гаҗәеп хәлләр дә булган.

Ике ел элек якын туганнарны гына белә идем
Вагыйзь Рафиковка 44  яшь. Ул Мәскәүдә туып үскән, кәрәзле элемтә компаниясендә эшли. Шактый вакыт һәвәскәр футбол белән шөгыльләнгәннән соң, аны ташлый. Менә шунда ул  хезмәттәше Надежда Золотареваның 3 ел буе төзегән шәҗәрәсен интернетта күреп тәэсирләнә һәм үзе дә бу эшкә алына.

– 2022нче елга кадәр мин әби-бабай һәм Мәскәүдә яшәгән башка якын туганнарны гына яхшы белә идем, ә икетуган, өчтуганнарның әйтик, яше, кем булып эшләве белән кызыксынганым булмады. Сораштыра, язып ала башладым. Шәҗәрәне тиешенчә төзү өчен компьютерга махсус программа сатып алдым. Анда кемнең кемгә ничек туган булуын графикада күрсәтергә, төрле буыннарны берләштерүче вакыйгаларны теркәп барырга була. Күпчелек туганнарым Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсендә яши. Тора-бара алар үзләре дә миңа истәлекләр, фотолар, башка туганнарның телефоннарын җибәрә башладылар, дип сөйли  әңгәмәдәшем.

Эзләнүен киңәйтеп, ераграк туганнарга да мөрәҗәгать итә ул. Таныш түгел кешеләргә шалтыратып, «әллә кайчангы» вакыйгалар турында сорашканчы шәҗәрә төзүе турында аңлатырга туры килә. Күпчелек теләп аралаша, тик сөйләшеп тә тормаучылар да очрый.
– Кем икәнлегемне, нигә аңа язуымны белгәч, берәү: «Ник кирәк ул сезгә? Алар инде күптән теге дөньяда» дип кырт кисте. Шулчак мин юлымда мондый кешеләр дә очраячагын, тик барыбер, сабыр булырга кирәклеген аңладым. Баксаң, ул туганымның әтисе үлгән, тормыш иптәше, балалары юк икән – бәлки аралашу җиңел бирелмидер.

Туганнарым эшләрен ташлап очрашуга килде
Шәҗәрә агачы бертигез «үсми» - әле бер ботак мәгълүматка тула, әле икенчесе. Эш бераз тукталгандай булгач, бер ел элек Вәгыйз әби-бабаларының туган ягына кайтып килергә була. Эшеннән ял алып китеп 18 көн буена әле Казанда, әле Чаллыда, Әлмәттә, Сарман, Мамадыш районнарында, Оренбург якларында туктый. Сәяхәт дәвамында ул 100дән артык туганы белән очраша. 

– Май бәйрәмнәре иде. Гаиләм белән башта Казанда йөрдек, аннары яллары беткәч, хатыным, балалар Мәскәүгә кайтып китте. Ә мин соңгы тапкыр 20 ел элек кайткан урыннарга юл тоттым. Алдан хәбәр итеп куйгач, һәркайда  көтеп тордылар, кемнең җае бар, барысы да килде. Җәлил поселогында Әлмәт, Азнакайдан, якын-тирә авыллардан 42 кеше җыелды - эшләрен, бакчаларын ташлап килгәннәр. Туганнарым, үзара сөйләшеп базада урын алган, табын корган. Рәхәтләнеп аралаштык, бергәләшеп фотога төштек, бик күңелле булды. Араларында минем кебек нәселләрен барлый башлаганнар күп икән, ул мәгълүматларны да программага керттем.

Батырлар да, хыянәтчеләр дә йөзяшәрләр дә бар
Әңгәмәдәшем быел да шундый ук сәяхәт оештырган. Аннары, Мәскәүгә кайткач, җыелган фотоларны, даталарны, язып алган хәтирәләрне акрынлап тәртипкә китерә. Эш барышында ул мәгълүматларны тулыландыра башлый – кешенең туу, үлү вакыты, яшәү урыны гына түгел, исем, фамилиясе янына кайда укыганын, һөнәрен дә теркәргә тырыша.

– Кемнәр генә юк анда – трактористлар да, балта осталары да, хезмәт ветераннары да, сугышта әсирлеккә төшкәннәр дә, хыянәтчеләр дә, батырлыгы өчен медальгә лаек булганнар да, хатынын үтерүчеләр дә, сөрелгәннәр дә бар. Сарман районы Күҗак авылында яшәүче бер туганым 101 яшьтә үлде, кызганыч мин аның белән күрешергә өлгермәдем. Мамадышта яшәүче туганым Шәйхетдинова Фәүзия апага да быел мартта 100 яшь тулды. Ул бабамның дүрт туган апасы. Кызганыч, аның белән дә сөйләшмәдек. Кызы әйтүенчә, бәйрәме уңаеннан ай буе кеше күп килгән, шуңа әбинең хәле киткән.

«Тере тарих» дип атарлык кешеләрдән сорашып калмаган очракта бер гасыр элек булган вакыйгаларны яңарту бик авыр. Хәтта 60-70 ел элек нәселебез ничек яшәвен дә белмибез. 1947нче елны Мамадыш районыннан Вәгыйзь Рафиковның бабасы, соңрак Сарманнан әбисе Мәскәүгә киләләр. Шунда өйләнешәләр. Ә менә аларның ни сәбәпле туган якларын ташлап китүләрен әңгәмәдәшемнең әле ачыклыйсы бар. 

Бабам хәбәрсез югалмаган
Әңгәмәдәшем эш барышында  шаккаттырган ачышлары турында да сөйләде.
– «Халык хәтере» сайтында бабамның бабасы Шәмсетдин Сәйфуллин турында мәгълүмат таптым. 1898нче елны туган, Мамадыш районыннан фронтка алынган. 1942нче елны хәбәрсез югалган. Бу хакта Чаллыдагы туганыма сөйләгәч, ул  монда хата барлыгын әйтте. Чыннан да бабай югалган, авылга бу хакта извещение килгән, хатыны, балалары елашкан, тик, нишлисең, язмышларына күнгәннәр. Бер елдан бабай кайткан! Баксаң, ул каты яраланган булган, госпитальдән хәбәр юлларга җае чыкмаган икән. Моннан соң ул әле тагын 26 ел яшәгән. Ә сайтта мәгълүмат яңартылмаган булса кирәк.
Мәскәү кунагы шул ук Шәмсетдин бабасы белән бәйле тагын бер хатирәсен яңартты. Туганнары бабаларының кабере кайдалыгын белмәгән. Чөнки элек хатын-кызларга зиратка керергә рөхсәт итмәгәннәр, шуңа алар урынын белмәгән, ир-атлар иртә үлеп беткән. Күптән түгел бер туганы шушы зиратта әтисенең апасына куелган чардуганны алыштырмакчы була. Яңасын куя, тик искесе дә начар түгел икән. Бәлки кая да булса кирәге чыгар, дип зират буйлап китә. Иске, чардугансыз бер кабер янына килсә, ни күрсен – ярылып беткән ташта Шәмсетдин бабасының исеме язылган! 

Бүгенге көндә Вәгыйзь Рафиковның шәҗәрәсендә 3800 кеше турында мәгьлүмәт тупланган. Ул үзенең балаларыннан алып 11-12нче буынына кадәр ата-бабаларын ачыклаган. Киләчәктә архивлар белән эшләргә ниятли.

 

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев