Вакцина кешелек дөньясын күп авырулардан саклады
"Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ул кешелек дөньясын күп кенә авырулардан саклап калган. Шәһәр советы депутатларының да күбесе вакцина ясатырга карар кылды”, - диде Ирина Алексеевна.
Шәһәрнең сугыш ветераннары госпиталенең шифаханәсе хакимият бинасында коронавируска каршы вакцина ясату пункты оештырды. Җитәкчеләрнең күбесе әлеге мөмкинлектән файдаланды да инде.
19 майда Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина белән Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча мэр ярдәмчесе Рамил Файсханов һәм тагын 47 кеше коронавирустан прививка ясатты. “Мин үземне, гаиләмне, якыннарымны, коллективны саклау өчен вакцина ясатырга булдым. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ул кешелек дөньясын күп кенә авырулардан саклап калган. Шәһәр советы депутатларының да күбесе вакцина ясатырга карар кылды”, - диде Ирина Алексеевна.
Госпитальнең шифаханә буенча баш табиб урынбасары Фәридә Шәрифуллина әйтүенчә, “Омега” сәүдә үзәгендә һәр көнне 13-19 сәгатьләрдә, шифаханәләрдә шимбә, ял көннәрендә дә вакцина ясатырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев