Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вакцинага өстенлек бирүчеләр күп

ТР сәламәтлек саклау министры Владимир Жаворонков матбугат конференциясендә: «Безне республикада вакцинация темплары кимү мәсьәләсе нык борчый. Элек көненә 15 мең кеше вакцина ясаган очраклар да булды. Бу чит илгә ялга чыгу теләге белән дә бәйле булгандыр. Ә хәзер гүя тынычланып калдылар», - диде.

Аның әйтүенчә, яңа уку елы башлану белән СОVID-19 авыру очраклары арту куркынычы туа, шуңа күрә вакцинацияләнгән кешеләр санын арттырырга кирәк.
«Кискен респираторлы-вируслы инфекцияләрнең  артуы котылгысыз. Коронавирус инфекциясе дә ОРВИ авырулары составына керә, шуңа күрә көзен авырып китү очракларының билгеле бер күтәрелеше булачак, моннан котылып булмаячак, моңа коронавирус инфекциясе дә керәчәк", - дип билгеләп үтте спикер. Covid-19 белән авырып китүнең яңа күтәрелешен вакцинация белән генә булдырмый калырга мөмкин булачак. Любовь Авдонина сүзләренчә, шулай ук гриппка каршы прививканы да ясату зарур. 
Шунысы игътибарга лаек. Шәһәрдә һәм Тукай районында аңлы рәвештә вакцина ясатучылар  күп. Алар арасында газетабызның дусты, гомеренең күп өлешен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган, бик күпләргә ярдәм кулы сузган, Тукай районы Куады авылы фельдшеры Миләүшә Фәрдиева да бар. Ул һәр көнне авыру кешеләр белән очраша. Аларның төрлесе бар: җиңелчә авырганнары да, чирне авыр кичерүчеләре дә. Шуңа күрә Миләүшә ханым яңа коронавируска каршы вакцинаны беренчеләрдән булып ясаткан. Ире дә әлеге процедураны үткән. «Аллаһка шөкер, халык вакцинаның йогышлы авыруларны туктатуның бердәнбер чарасы икәнен аңлый. Үземнең әти-әнием (әти - авыл мулласы) дә ясатты. Куады авыл кешеләре дә читтә калмый. 1926 елгы, лаеклы ялдагы укытучылар Мөнәздилә һәм Мөхтәрәмә абыстайлар да вакцина алды. Эшләгән кешеләргә уңайлы булсын өчен шимбә көннәрендә дә прививка ясыйбыз. Кирәк булса, предприятие һәм оешмаларга да чыгабыз. Мисаллар аша кешеләргә вакцина ясатуның әһәмиятен аңлатабыз. Вакцина ясату – мәҗбүри түгел, һәр кеше үзенең сәламәтлегеннән чыгып, карар кабул итә”, - ди ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус