Вампирлар сезнең энергия белән туклана
Алар гел зарлана, башкаларны үзенең бәлаләрендә гаепли, тик торганда еш кына кабынып китә...
2023 елда белгечләр уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 70 проценттан артыгы үзләренең энергиясен суыручылар белән очрашкан. Күбесенчә, мондый очраклар өйдә яки эштә күзәтелә. Кеше энергиясе белән тукланучыларны вампир дип йөртәләр. Англияле Дион Форчун 1930 елда «Психическая самозащита» китабында бу сүзне беренче тапкыр куллана. Аның фикеренчә, вампирларда психик һәм психологик тайпылышлар күзәтелә.
Психолог Пётр Галигабаров: «Энергия белән тукланучы вампирлар үзләренә һәрчак игътибар таләп итә», – ди. Алар гел зарлана, башкаларны үзенең бәлаләрендә гаепли; тик торганда еш кына кабынып китә, конфликтны күпертә, гел нәрсәдер исбатлый; кирәкмәсә дә киңәш биреп ялкыта; башкаларны еш түбәнсетә; башкаларның вакыты булмаса да үтенеч белән мөрәҗәгать итә, оят, куркыту белән яный; башкаларның проблемаларына карата битараф.
Психолог Анна Косовская да вампирларны тану җиңел ди. Алар көчле эмоцияләр кичерә, үзләренең киеренке халәтен башкаларга да күчерә, аларның борчулары гына беренче урында, башкаларга игътибар да итмиләр, гел хуплау көтәләр, идарә итәргә яраталар, сөйләшкәндә лидер булырга тырышалар.
Анна Косовская белдерүенчә, вампирлар белән сөйләшкәч бушлык кала, ә күңелдә авырлык сизелә. Кайчакта баш яки эч авырта башлый. Бу сөйләшкәндә алынган стресс белән бәйле.
Вампирлар белән аралашу тәҗрибәләре булганнар да фикерләре белән уртаклашты.
Ләйлә:
– Элек иремнең туганы белән сөйләшү бик авыр иде миңа, хәлем бетә иде. Аурасы авыр кебек, күп киңәш бирергә ярата, үзе кечкенә генә булса да миңа өсте белән капланган сыман була иде, аны сүз белән аңлатып булмый. Еллар үтү белән мин аның белән сөйләшергә өйрәндем. Аннан акчаң булу, үз ирегеңне чикләмәү дә мөһим икән. Хәзер кеше белән сөйләшкәндә мин үземне, ике кулны бергә куеп, каплап торам.
Екатерина:
– Андый кешеләр күп, үзләренең проблемаларын сөйләп авыр йөк өеп калдыралар. Бәлки алар бөтен кешегә дә вампир түгелдер, миңа калса, энергияне көчсезрәкләрдән алалар. Сөйләшкәннән соң кулдан эш китә, хәл бетә. Хәзер кемнең кем икәнен алдан чамалыйбыз инде, вампир икәнен белеп алсам, сиздермичә генә «кукиш» күрсәтәм, алар киткәч өч тапкыр учыма Бисмилла әйтеп өрәм. Талашырга яратучылар янында да шулай итәм, туктыйлар аннары.
Алия:
– Эштә бер кияүгә чыкмаган хатын бар, гел зарлана инде менә, үзе ничек арымыйдыр. Дөресен әйткәндә, үтеп киткәндә исәнләшергә куркам, тагын бәйләнер кебек. Йөргән ире өйләнергә теләми, әти-әнисе белән яшәп туйган, хезмәт хакы әз, автобуста тыны буыла... Инде яхшылык эшлим дип, киңәш тә биргән булам, «Эш янында фатир арендалап торып кара» дисәм, тотына акча юк дип еларга... бөтен позитив кәеф бетә, дөнья ямьсез, яшәү авыр дип уйлый башлыйсың... баш авырта аннары, ә ул вампир «тук» була, күңелләре күтәрелеп китә.
Шәһәрдәшебез, психолог Рузилә Латыйпова вампирлар белән дөрес итеп аралаша белергә кирәк ди:
«Психологиядә газлайтинг дигән әйбер бар, синең белән манипуляциялиләр дигәнне аңлата. Кайберәүләр матур итеп дәшәләр, сөйләшәләр, әмма шул арада үзләрен күтәреп сине түбәнсетеп тә куялар. Син алданганыңны аннары гына аңлыйсың, үз-үзеңә ышаныч бетә, энергия бетә. Тиран кешеләр бар, аларга һәрчак дөрес булу кирәк. Үзләрен корбан итеп күрсәтергә теләүчеләр янында да психологик яктан көчсез булып каласың. Ипохондриклар бар, алар гел үзләренең чирләрен сөйләргә ярата. Санап кителгән барлык очракларда да аралашу авыр. Төптән уйласаң, аралашу – ул энергия алмашы, син сөйләм ярдәмендә кешегә яхшы энергия берергә, ә аңардан алырга тиеш. Ә вампирлар синең энергияңне суырып, алмашка берни дә бирмиләр, шуннан хәл китә дә инде.
Якыннар арасында да вампирлар еш очрый, әбиләр, әти-әниләр дә булырга мөмкин. Бу синең чикләреңне бозу булып санала, монда үзеңә чикләр куя белергә кирәк. Безнең менталитетта да олыларга каршы дәшмәскә дигән нәрсә бар, без алар сүзеннән чыгарга куркабыз. Әмма алай ярамый, матур, дөрес итеп темадан китәргә кирәк. «Минем синең белән сөйләшәсем килә, әмма әйдә бу темага кагылмыйк», – дияргә кирәк. Әгәр дәвам итсә, бүлдерергә. Аларга психологка бар дип әйтергә ярамый. Чөнки кешене үзгәртеп булмый, без үзебез генә үзгәрә алабыз. Бу очракта, якын кешең вампир булса, үзеңә психологка барып чикләрне дөрес куярга өйрәнергә кирәк».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев