Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Васил ШӘЙХРАЗИЕВ: “Чаллыда һәр кеше бертигез мөмкинлекләргә ия булырга тиеш”

Дүшәмбә киңәшмәсендә В.Шәйхразиев үткән атнада булган мөһим вакыйгаларга тукталып үтте. Ул, әлбәттә, "Энергетик" мәдәният сараенда булган шәһәрнең беренче җәмәгатьчелек форумы хакында булды. Чаллы 50 территориаль җәмәгатьчелек советларына бүленде. Аларның исәп-хисап счетлары ачылды, җитәкчеләре дә сайланды. Советлар белән җитәкчелек итү, эшләренә дөрес юнәлеш бирүче орган да оеша. "Хакимият белән идарә итүгә...

Дүшәмбә киңәшмәсендә В.Шәйхразиев үткән атнада булган мөһим вакыйгаларга тукталып үтте. Ул, әлбәттә, "Энергетик" мәдәният сараенда булган шәһәрнең беренче җәмәгатьчелек форумы хакында булды.

Чаллы 50 территориаль җәмәгатьчелек советларына бүленде. Аларның исәп-хисап счетлары ачылды, җитәкчеләре дә сайланды. Советлар белән җитәкчелек итү, эшләренә дөрес юнәлеш бирүче орган да оеша. "Хакимият белән идарә итүгә халык җәлеп ителә. Хәзер бистәләрдә очрашулар уза. "Анда Чаллыга мин нинди ярдәм күрсәтә алам дигән фикер кызыл җеп булып сузылырга тиеш", - дип сүзен дәвам итте Васил Гаязович. Ул Төзүчеләр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чараларына да югары бәя бирде.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча беренче булып сүз башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафаил Кыямовка бирелде. Ул торак фондына капиталь ремонт ясау программасының үтәлеше һәм җылыту сезонына әзерлек белән таныштырды. Агымдагы елда лифтларны алмаштыру, йортларның түбәләрен төзекләндерү, фасадларны тәртипкә кертү һәм башка эшләргә 1 миллиард 281 миллион сум акча бирелде. Кыскасы, төзүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә эшләр уңышлы бара. Җылылык сезонына бирелгән эшләрнең 90 проценты инде төгәлләнгән. 270 км озынлыкта җылылык челтәре ремонтланган. Шуның 6 километры яңага алмаштырылган. 19 августка кадәр җылылык системасын тикшерүнең 4нче этапы уздырыла. Рафаил Әгъләметдинович 15 сентябрьгә җылылык челтәрләрен төзекләндерүне тулысынча тәмамларга вәгъдә бирде.

Төзелеш эшләре барышы белән Илдар Әхмәтгәрәев таныштырды. Быел Чаллыда социаль әһәмияткә ия булган 100 объект төзелергә тиеш иде. Шуларның 17се - белем бирү, 43е - торак буенча. Бу өлкәдә эшләр кызу темплар белән бара. 164 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Шуның 11 меңе - социаль ипотека буенча. Гомумән, яңа елга кадәр барысы 340 мең кв. м торак сафка басачак. Димәк, дистәләгән, йөзәрләгән шәһәрдәшләр яңа елда өй туйлары уздырыр дигән өмет бар. Дөрес, элекке елларда фатирлар бушка бирелсә, хәзер исә аны сатып алырга кирәк. Ә менә аның бәясен киметү буенча нинди эшләр башкарыла икән? Бу хакта әйтүче булмады.

Элекке елларда белем бирү биналарын төзекләндерүгә шефлар ярдәм итә иде. Хәзер исә бу җаваплы эшләрне башкаруга акчаны дәүләт бирә. Шунлыктан, Чаллыда яңадан-яңа балалар бакчалары төзелеп тора, искеләренә капиталь ремонт үткәрелә. Шулай ук мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыруга да җитди әһәмият бирелде. Шуның нәтиҗәсендә укытучыларның хезмәт хакы 3 мәртәбәгә артты һәм аена 33 мең сумга җитте. Балалар бакчасында эшләүчеләрнең дә айлык хезмәт хакы 29 мең тәшкил итә.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясендә катнашып, ярдәм иткән оешма җитәкчеләренә рәхмәт җиткерде. Тагын шунысы куанычлы, быел беренче класска килүчеләрнең саны узган елгыдан 200гә артык икән.

В.Шәйхразиев халыктан килгән кайбер мөрәҗәгатьләр белән дә таныштырды. "Сезгә икенче группа инвалид Искәндәр Мөхитов яза. Безнең дә Чаллыбызга файда китерәсе килә. Ә менә эшкә урнашу авыр мәсьәлә. Ярдәм итсәгез иде", - ди ул. Бу уңайдан Васил Гаязович барлык җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, "Бездә һәр кеше бертигез мөмкинлекләргә, хокукларга ия. Шуңа күрә инвалидларга да яшәү, эшләү өчен шартлар тудыру хакында онытмаска иде", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев