Вәсимә Нурмөхәммәтова: «Авыр замана балалары булдык без!»
Сугыш чоры баласы, шәһәрдәшебез 92 яшьлек Вәсимә әби Нурмөхәммәтова хәтерендә дә куркыныч сугыш еллары мәңгегә уелып калган.
Илебезгә дошманнар үтеп кергән, һәр йортка кайгы-борчулар алып килгән көн сокландыргыч җәйге яктылыгы һәм коточкыч кайгы караңгылыгы белән бергә буталып еракта калды... Сугыш миллионлаган кешенең гомерен генә түгел, кеп-кечкенә балаларның балачагын, яшүсмерләрнең беренче мәхәббәтен, шатлыкларын да урлады.
Сугыш чоры баласы, шәһәрдәшебез 92 яшьлек Вәсимә әби Нурмөхәммәтова хәтерендә дә куркыныч сугыш еллары мәңгегә уелып калган.
«Әти сугышка китте, без ач-ялангач калдык»
Вәсимә апа 1931 елның 19 декабрендә хәзерге Минзәлә районы Җәмәк авылында туган.
– Әти-әнием гади колхозчылар иде. Без күп балалы гаиләдә үстек. Мин иң олысы, тагын дүрт бала бар. Әти белән әни гел эштә булгач, бала карау, тавык-чеби туйдыру, бакча эшләре минем өстә иде. Барысын да каһәр суккан сугыш бозды... Бүгенгедәй хәтеремдә, бу афәт башлангач, 1 сентябрьдә, әткәйгә чакыру килде, 2сендә ул Теләнче-Тамак авылында комиссия узды һәм 3 сентябрьдә авылыбыздан берьюлы 9 ир-атны сугышка озаттык. Араларында минем әти дә бар иде, – дип сөйли башлады Вәсимә әби.
– Иң авыры әниләргә төште. Урып-җыю вакыты бит, бөтен эш тукталды. Ир-атлар сугышка китеп бетте, икмәк шул көе басуда калды ул елны. Безнең авылда дүрт кенә класс иде. Без аннары өч чакрым йөреп, Кадрәк мәктәбендә укыдык. Укыдык дип инде... Бер көн барсак, өч көн бара алмый идек. Суык бит, кияргә киемебез юк, аның өстенә ашау да барлы-юклы гына. Шул колхоз эшендә бәрәңге чүпләп, башак эзләп йөри идек. Мичтә үзебезгә кара ясавыбыз истә, язарга кирәк бит! Ә ул мәктәпкә барып җиткәнче ката. Шулай итеп көчкә генә җиде классны тәмамладык.
Әтиебез яза белми иде. Сугышка китте дә, бер хат-хәбәре килмәде аның. Әти исән кайтты. Ул Мәскәү яны Волхов фронтында хезмәт иткән булган. Аннары шуннан әсирлеккә эләккән, ике ел шулай интегеп гомер иткән. Шуннан качып китүләрен миңа сөйләгәне бар иде. Качкан әсирләр белән зур елга эченә кергәннәр болар. Янәсе, фашистлардан качып торалар, тынычлангач чыгалар. Камыш арасында яткан совет солдатларын шундук атып үтергәннәр, ә әткәйләр су эченә кергән булганнар. Камыштан үзләренә сулар өчен торбачык ясап, шуннан гына сулап, ике көн суда ятканнар алар. Мескенкәйләрем дип җәллим... Аннары су эченнән чыгып, совет солдатларын табып, янәдән сугыш эченә кереп киткән кеше иде әтием. Сугыштан кайтканда кендеге аркасына ябышкан иде дисәм дә арттыру булмас, кендек тирәсе дә үлгәнче үлекләп торды. Бик күп тапкырлар яраланган булган ул, бахыр... Ул вакытларда операция-фәләне дә юк бит!
Үзем җиде классны тәмамлагач, укытучы апа кушуы белән урман кисәргә киттем. Мәктәпкә ягарга кыска утын әзерләргә кирәк иде. Ашарга түгел, эчәргә су да булмады. Шунда җыелып торган яңгыр суларын яулык белән сөзеп, суны ялап булса да тора идек, – дип сөйли Вәсимә әби. Сөйли-сөйли дә тынып кала, әкрен генә елый. «Бигрәк авыр чорда яшәдек шул, балакаем! Инде дөньябыз киң, шундый рәхәт бит! Теләгән нәрсәне алып була, эше дә бар! Дөньялар гына тынычлансын иде! Без күргәнне балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен! Тынычлыкка ни җитә?!» – дип, уфтануын да белдереп ала.
«Иске сөлгегә ун дистә йомырка төреп Донбасска киттем»
– 1951 елны безнең авылга кунакка өчтуган абыебыз кайтты. Ул Украинада Донбасста шахтада эшли иде. Ул елларда шулай ук юклык заманасы бит, кечкенә бертуганнарым бар, картаеп барган әнкәй белән сугыш кичеп кайткан әткәй дигәндәй. Иске сөлгегә түгәрәк ипи һәм бер дистә йомырканы төреп алдым да, 20 яшемдә абый белән Донбасска чыгып киттем мин. Исемем язылган таныклыгым бар иде анысы. Анда барып урнашкач, җиде ай буе шахтадан чыккан күмерне олы вагоннарга тутыра торган җирдә эшләдем. Беләк буе вагоннарны бер-берсенә тоташтырып, олы арканнар белән бәйләп тордым. Җиде ай эшләгән акчама абыем миңа паспорт алып бирде. Документым булгач, мин шахтага төштем, бытовойда хезмәт куйдым. Без, төрле яктан килгән дүрт кыз, бер әбигә фатирга кердек. Анда нык чирли һәм урын өстендә ята торган бабай да бар иде. Бер айда дүрт атна дип санадылар да, бу карт бабайны карау эшен дүрт кызга йөкләп куйдылар. Без бабайны ашатып, эчертеп, юындырып торырга тиеш идек. Ә ул авыр хәлдә, алдан да, арттан да тотмый, калтырана иде, мәрхүмкәем! Әле бит җитмәсә ай саен 35 сум фатир өчен дә түлибез. Эх, күргәннәр диген...
«Үзем дә сизмәстән ир хатыны булдым»
Шахтада эшләгән дәвердә үзебезнең авыл егете белән хат алышып тордык. Мөсәвир 1929 елгы иде. Мин Украинадан авылга да кайтып йөри идем, аның белән очрашкан да булды. Сеңлемнән минем адресны сорап, иң беренче ул хат юллаган иде. Мөсәвир армиядә өч ел хезмәт иткәндә дә хат алышуыбызны дәвам иттек. Армиядән кайтыр вакыты җиткәч, Мөсәвир Украинага яныма киләчәген хәбәр итте. Мин: «Биредә шахтадан кала эш юк! Бу эш авыр да, куркыныч та! Бар өеңә кайт инде!» – дип әйттем. Тыңлыймы соң инде?! «Мине каршы алучы гына, миңа тотынып керергә ишек тоткасы гына кирәк. Калганын аннары булдырырбыз», – диде ул миңа.
Шулай бервакыт чирләгән әби-бабай, дүрт яшь кыз өстенә, үзе белән иптәшләрен дә ияртеп, Мөсәвир килеп төште. Ике төн шул бер бүлмәдә интегеп кундык. Аннары башка җиргә чыктылар алар. Булачак ирем холыксыз кеше иде, мәрхүмкәем. Әйдә, өйләнешик дип тә теңкәмә тия башлады. Минем бер белмәгән кешегә аны күрмичә, өйрәнмичә кияүгә чыгарга теләгем юк иде. Ачу итеп йөрде шулай, эчүгә дә сабышып алды. Берсендә шулай поезд юлына өстерәп алып китте. Башта мине тимер юлга яткыра, аннары үзе үлә, имеш. Бик җәфалады инде.
Яшәгән фатирыма да кертми иде, сагалап йөрде шулай. Тормышыбыз тавыш белән башланды... Хәтта фатир әбисе алдында мине күтәреп атты. Бер яктан әби кычкыра, бер яктан «риза түгел» дип мин... Аннары фатирыма бикләп куеп, чыгып китмәсен дип, шуның төбендә төн кунды. Кияүгә чыгарга ризалык та бирмәгән идем... Иртән мин эшкә чыгып киткәнче загска барып, гариза биреп кайткан иде инде. Шуннан безгә эштә өч көн ял бирделәр. Шулай итеп, ир хатыны булып куйдым. Ике балабыз булды: Рафаэль улым 1954нче, ә Рафис 1959нчы елгы.
Без Донбассның Макеевка бистәсендә тордык. Улларымны армия сафларына да озаттык: берсе Кырымда, икенчесе Иран чигендә хезмәт итте. Алар турында бары тик яхшы хәбәрләр генә алып тордым.
Сугыш кичеп кайткан әтием 1974 елда вафат булды. Аны да, Мөнәвир иремнең әткәсен дә күмәргә кайта алмадык... Әни исә без авылга бөтенләйгә кайткач дөнья куйды. Иремнең әнисен дә бергә җирләдек.
Олы улым үзебезнең авыл кызы Фәнүзәгә өйләнде. Авылга кунакка кайткач танышып, аны Донбасска алып кайтты. Фәнүзәнең бертуган сеңлесе Минзәләдә педучилищеда укый торган булган. Кече улым Рафис исә Флүзә исемле шул кыз белән танышкан. Менә шулай итеп апа-сеңел дә, бер-берсенә килендәшләр дә булдылар алар! Шуннан соң улым миңа: «Әни, үзебезнең як ошый миңа! Украинага кайтмыйм! Сезне дә Татарстанга күчерәм», – диде. Каршы килеп булмады... Дөресрәге, мин карышмадым, ә бабай үлгәнче «малайларны җибәрдең» дип, мине гаепләп яшәде. Аның китеп барганына да дистә ел инде. Шахтада эшләгәннәре эзсез узмады, авыр чирләде, акылына да зәгыйфьлек килде. Пешергән ризыкларымны да бәдрәфкә алып барып түгә иде, урамнарга да куып чыгарганы булды. И-их, күргәннәрем... Түзәргә кирәк булды! Холыксыз булса да, бармагы белән дә тимәде үзе, кыйналып гомер итмәдем анысы.
«Баларыма авырлык китермәскә иде...»
1986 елда шулай итеп Татарстанга Чаллыга күчендек. Бүгенге көндә олы улым Рафаэль гаиләсе белән Сарман районы Карашай-Саклау авылында, Рафис улым гаиләсе белән Минзәлә районы Җәмәк авылында гомер итәләр. Шәһәрдә дә фатирлары бар аларның. Аллаһка мең шөкер, оныкларым бар, оныкчыкларымны да күрергә насыйп итте. Кызым, үз акылымда булганда, әле йөреп торганда, балаларыма авырлык китермичә китеп барырга иде... – ди әбекәй. Күпне күргән, күпне кичергән шул!..
Олы яшьтә булуына карамастан, Вәсимә әбекәй биш вакыт намазын калдырмый, Изге Рамазан аенда уразасын да тоткан.
– Балаларны да, оныкларны да, якыннарымны да догамнан калдырмыйм! Оныкларым да: «Әби, догада бул! Безнең өчен теләп тор», – дип әйтеп торалар. Берүк исән-сау, озын гомерле булсыннар! – дип тели ул.
Сугыш аяусыз. Ул китергән кайгы-хәсрәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар беркемне дә читләтеп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юклык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынмаган кешеләр елдан-ел сирәгәя. Шул ветераннар турында язу, аларның үткән-кичкәннәрен язып алу – безнең бурыч! Бернәрсә дә, беркем дә онытылырга тиеш түгел!
Гөлия Ибатуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев