Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ветераннар ярдәм алачак

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 34 меңнән артык ветеран Татарстан бюджетыннан ярдәм алачак. Аларга 200 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта tatar-inform.tatar хәбәр итә.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, Татарстан Президенты муниципалитетлар башлыкларына Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты. "Республиканың 34 мең ветеранына өстәмә ярдәм күрсәтеләчәк, әлеге максатларга бюджеттан 200 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Барлык дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, бигрәк тә урыннарда, ветераннарга карата аерым кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш, бу — дәүләт һәм җәмгыятьнең турыдан-туры бурычы", — диде ул.

Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйды. Федераль акчаларга өстәп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләүләре турында Карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары 5 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X